Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 09:52
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9469
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:28
X Дөньякүләм "Әдәби марафон" тантанасына 1100 дән артык кеше чакырулы!

X Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы дуслар!

"Әдәби марафон" онлайн-проекты 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнендә үзенең беренче юбилей тантанасын үткәрәчәк. Әлеге тантанага татар әдәбиятын яраткан һәм татар телен ихтирам иткән 1100 гә якын финалист чакырулы. Әлеге финалистлар - 21 көн дәвамында үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап/журналлар уку гадәтен тәрбияли алдылар һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да чакырдылар. 

Катнашучылар Татарстан Республикасыннан гына түгел, татар әдәбияты белән кызыксынучылар Удмуртия, Омск, Башкортстан якларыннан да бар! Ә финалга чакырылучы 300 дән артык марафончы - әле 16 яше дә тулмаган мәктәп укучылары! Ягъни, хәзерге заман балаларында татар әдәбияты белән кызыксыну бик кызу темплар белән үсә бара!

Статистикага күз салсак, 21 көн дәвамында 1100 кеше тарафыннан 2000 гә якын татарча китап/әсәр укылганын күрергә була. Бу исә татар әдәбиятының байлыгын, зурлыгын, дәрәҗәсен күрсәтеп тора! ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегларының саны инде 70 меңгә якынлашкан (чагыштыру өчен, #татарлар - 19,8 мең, #татарча - нибары 16,6 мең хэштег)! 

Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының юбилее уңаеннан финалистларны бүләкләү тантанасы 21 нче февраль көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткәреләчәк! Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.

Тантанага финалистлар белән очрашырга һәм аларны тәбрикләргә дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр килер, дип көтелә.

X Дөньякүләм "Әдәби марафон" финалистларын тантанага чакыру турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/174

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 214 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Гыйнвар 2020  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә кубок алды
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[17.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[15.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[30.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[23.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[12.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[05.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте
[12.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[01.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде