Сишәмбе, 19.03.2024, 06:51
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9400
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:14
XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлары билгеле

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән кызыксынучылар!

XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең жюри әгъзалары үз эшен тәмамлады һәм тантана үткәрү датасы/урыны да билгеле булды. 

Быел бәйге 10 номинациядә алып барылды. Бәйгегә дөньяның төрле почмакларыннан 200 гә якын гариза килде, алар арасыннан 129 гариза бәйгегә кабул итеп алынды. Финалистлар арасында Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты, «Камышлы хәбәрләре» газетасының Инстаграм аккаунты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы сайты, «Китап» һәм «Тәртип.FM» радиоларының аккаунтлары һәм мобиль кушымталары, видеоблоглар һәм башка күп кенә интернет-проектлар бар. 

Финалистларны бүләкләү тантанасы 6 нчы декабрь көнне ТР Фәннәр Академиясенең (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20) актлар залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг.

Финалистлар исемлеге белән әлеге Дөньякүләм татарча IT-бәйгенең нәтиҗәләре белән бәйгенең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru/node/1009 адресы буенча күчеп танышырга мөмкин.

Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән дөньякүләм бәйгенең финалына чыгулары белән тәбриклибез һәм тантанада көтеп калабыз! Тантанага Википедия, ВКонтакте вәкилләре дә чакырулы.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/216

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 182 | Өстәде: admin | Рейтинг: 0.0/0
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2021  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 73 нче язы
[01.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде
[30.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде
[11.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында катнаштылар
[02.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[16.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[05.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[28.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[15.06.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алдылар
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде