Җомга, 29.03.2024, 18:07
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9427
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:19
XX Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон), 18 яшькә кадәр катнашучылар өчен

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 

Әдәби марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль (18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр өчен генә), 1 октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала. 

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар. 

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, "Татмедиа" акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы. Башка юридик һәм физик затлар да проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында партнер сыйфатында катнаша һәм ярдәм итә алалар.

ПРОЕКТ 2022 ЕЛДА "ФОНД КУЛЬТУРНЫХ ИНИЦИАТИВ" ГРАНТЫ/ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ОЕШТЫРЫЛА!

XX #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 1-21 июль, 2022 ел.

Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм #Фондкультурныхинициатив хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк (!!!). Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган һәм рухи үсешкә илтә торган башка татарча хэштегларны да кулланырга тәкъдим ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан, #кайсыгызныңкулыҗылы, #идел, #казанутлары, #безнеңмирас, #татарстанкитапнәшрияты, #минтатарбаласы, #китапукыйм һ.б.).

ИГЪТИБАР! XX #ӘДӘБИМАРАФОН кысаларында 18 яшькә кадәр катнашучылар китаптан өзекне аудиога яисә видеога яздыра һәм проектның хэштеглары белән үзләренең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштыра алалар.

XVIII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

1) Әлеге нигезләмәне игътибар белән (!) укып чыгыгыз.
2) Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе/каналына язылыгыз: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon.
3) Оештыручыларның ВКонтакте аккаунтларына язылыгыз (теләк буенча):

  • Татарстан Язучылар берлеге – vk.com/yazuchilar;
  • Татнетны үстерү фонды – vk.com/tatnet;
  • Татарстан китап нәшрияты – vk.com/tatkniga.

4) Татарча хаталарсыз аралашу һәм проектта катнашу өчен компьютерыгызга (ноутбукка, планшетка) һәм смартфоныгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция: https://tat-i.net/tt/node/12). Шулай ук, компьютер вариантында ВКонтакте социаль челтәрендә аралашу өчен дә татарча интерфейс сайларга тәкъдим итәбез. Әдәби марафончыга татар телен бозып язып аралашу рөхсәт ителми!
5) Әдәби марафонның рәсми берләшмәсендәге (vk.com/adabimarathon) марафон башлану игълан ителгән игълан-яңалыкка комментарийларда «+» тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны, кайсы социаль челтәрдә язмаларны урнаштырачагыгызны язып катнашырга теләк белдерегез һәм әлеге игълан-яңалык белән уртаклашыгыз.
Катнашырга теләк белдереп гаризаны башка кеше (күршегез, туганыгыз, укучыгыз һ.б.) өчен тапшырырга ярамый (!) - һәр кеше үз аккаунтыннан катнашырга үзе генә теләк белдерә ала (13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган үз балаларыгыз өчен генә гариза тапшырырга мөмкин, һәм алар марафонда Сезнең аккаунттан катнашачак - бу 21 көн дәвамында балагызның язмалары Сезнең аккаунтта урнаштырылып барылачак, дигән сүз). Аккаунт ябык булырга тиеш түгел, гариза тапшыруга ук, көйләүләргә кереп аккаунтыгызны ачык итеп үзгәртегез.
6) 21 көн дәвамында көн саен кимендә 10-15 минут татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз (аудио һәм видеоформатта укып урнаштырырга да мөмкин!) һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәгездә дусларыгызны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырыгыз (марафонда катнашучы әдипләр марафон дәвамында башка әдипләрнең иҗаты белән танышырга тиеш, ягъни үзләрен таныту белән шөгыльләнергә тиеш түгелләр).
7) Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе (vk.com/adabimarathon) яңалыкларын күзәтеп барыгыз. Шулай ук яңалыклар Әдәби марафонның Телеграм'дагы рәсми каналында да (https://t.me/adabimarathon) урнаштырылып барылачак. Әдәби марафон башланып берничә көн үткәч (катнашучылар төгәл билгеле булып, катнашмаучылар төшеп калгач), марафончылар өчен махсус сайтта яисә Телеграм'да аралашу мәйданчыгы (приват чат) оештырыла, чатка бары тик марафонда катнашырга теләк белдергән, марафонда катнаша башлаган, профиле ачык булган кешеләр генә чакырыла ала (чатка/әңгәмәгә чакыру ВКонтакте социаль челтәрендә кыенлыклар тудырмасын өчен, проектның идея авторы Раил Гатауллин (vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дуслашырга тәкъдим итәбез). Шул рәвешле, китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу, үзара ярдәмләшү һәм оештыручылардан даими мөһим мәгълүмат алу мәйданчыгы булдырыла.

 

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) ясала, нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы.

XVII-XX #әдәбимарафоннарның финалистлары 2022 елның августында #әдәбисабантуена чакырылачак, дип планлаштырыла. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу, автограф-сессияләр үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру, милли-әдәби уеннар, шул исәптән #әдәбикөрәш оештырыла. Әлеге "сезон"дагы һәр марафонда да актив катнашкан марафончыларга өстәмә бүләкләр тапшыру (яисә башкача хөрмәтләп билгеләп үтү, бонуслар) планлаштырылган.

2022 елда үткәреләчәк #ӘДӘБИКӨРӘШ проектында бары тик XVII-XX #әдәбимарафоннарның финалистлары гына катнаша ала. Ул ике этапта үткәрелә. I этап - онлайн форматта, Татнетны үстерү фондының Инстаграм-аккаунтында (https://instagram.com/tatnet.fond) ЯҢА ТӨЗЕЛӘ ТОРГАН ТАТАР СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЕНДӘ (адресын әлегә әйтмибез, XIX Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) язмаларын да анда кую мөмкинлеге булу ихтимал!) оештырыла, II этап (финал) - #әдәбисабантуе'нда үткәрелә. Финалга нибары 24 финалист кына сайлап алына.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕ'нда #ӘДӘБИМАРАФОН'да катнашкан, шул рәвешле татар телен һәм әдәбиятын үстерүдә өлеш керткән яисә атказанган җырчылар/артистлар гына чакырулы булуы ихтимал. Татар артисты/җырчысы исемен йөртеп тә, татар клавиатурасын кулланмаган, аккаунтын татарча хаталы алып барган шәхесләр әлеге дәрәҗәле тантанага чакырылмаячак. Тантанага чакырыла торган дәрәҗәле шәхесләр татар халкына бу яктан да үрнәк булырга тиеш!!!

Тугызынчы марафоннан башлап иң күп марафончы катнашкан районга бәйгенең кубогы тапшырыла, шулай ук иң актив мәктәп мини-кубок белән бүләкләнә, ә татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну уяткан (аеруча – балаларда!) һәм мәхәббәт тәрбияләгән, үзе артыннан бик күп кешене ияртә алган кешеләр #әдәбиәйдаман статусына ия булалар. Барлык әлеге бүләкләрне Татарстан Республикасы дәүләт/хөкүмәте вәкиле тапшыра. Унберенче марафоннан башлап марафонда катнашучыларның их яхшы иҗат җимешләре сайлап алып «Миллион татар» журналында урнаштырыла.

Марафон барышында #әдәбимарафон проектына карата тискәре фикерләр тудырган (мәсәлән, марафонда катнашуны танышларына көчләп таккан), накрутка ясаган, туган телгә карата тискәре караш тудырган һ.б. шундый тискәре гамәлләр башкарган марафончылар финал исемлегенә кертелмәячәк. Шулай ук, финалистлар исемлегенә кеше язмаларыннан файдаланган, үзе китап укымаган «ялган катнашучылар», әлеге факт ачылган очракта, кертелми.

Марафон барышында урнаштырылган татарча әдәби әсәрләрдән өзекләр белән ВКонтакте челтәрендә яисә башка социаль челтәрләрдә #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышырга мөмкин. Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, аның кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (tat-i.net/tt) "Эшчәнлек" бүлегендә урнаштырылган.

Һәр китап укучы марафон барышында үзе укып урнаштырган әсәрләрен #әдәбимарафон хэштегы белән башка социаль челтәрләрдә дә кабатлап урнаштыра, шул рәвешле проектны тагын да ныграк популярлаштыра ала, әмма андагы катнашулар финалистларны ачыклаган вакытта исәпкә алынмый.

Һәр кулланучы #әдәбимарафон кысаларында үз төбәгендә яисә үз милләте өчен франшиза буларак шундый ук таләпләргә буйсынган үз марафонын оештыра һәм Татнетны үстерү фонды ярдәменнән файдалана ала. Әлеге франшизадан (ярдәмнән) файдалану өчен оештырыла торган яңа марафонның хэштегы #әдәбимарафон хэштегына үз төбәгеңнең (ил, район, шәһәр, авыл, ...) исемен өстәп ясала. Мәсәлән: #әдәбимарафонОмск, #әдәбимарафонКукмара, #әдәбимарафонИжау #әдәбимарафонАвстралия, ... .

ӘДӘБИ МАРАФОНЧЫЛАР ГИМНЫ

РӘСМИ ТӨРКЕМ (ВКОНТАКТЕ)

РӘСМИ КАНАЛ (ТЕЛЕГРАМ)

#ӘДӘБИМАРАФОН РОССИЯКҮЛӘМ I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМГА ЛАЕК

Чыганак: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-20

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 234 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/79
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2022  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[20.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез китапханәсендә күргәзмә куелды
[25.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде
[13.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
12 нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
[04.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[28.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[03.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[25.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[20.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз грамота белән бүләкләнделәр
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[21.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз фәнни-гамәли конференциядә катнашты