Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 10:40
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9492
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына дүрт ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 803 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2015

2015 нче елның 22 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне биш укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашырга тантанага укытучылары, әти-әниләре килде.


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы чыгарылыш укучыларын бүгенге истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1040 | Өстәде: admin | Дата: 23.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 21 нче көне «Барлык юллар да кайчан булса да тоташа» исеме астында узды. 2015 нче елның 23 нче июнендә лагерьны ябу тантаналы линейкасы булды. Бу тантанага без ветеран укытучылар Сафина Зәлфирә һәм Сафина Рәфинә апаларны чакырдык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 798 | Өстәде: admin | Дата: 23.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 20 нче көне «Әкиятләр илендә» исеме астында узды. 2015 нче елның 22 нче июнендә балалар бакчасы балалары белән берлектә Сабантуй үткәрдек. Көнебез сизелми дә узып китте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 928 | Өстәде: admin | Дата: 22.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 19 нчы көне «Сәламәт тәндә сәламәт акыл!» исеме астында узды. 2015 нче елның 21 нче июнендә фельдшер белән очрашу узды. «Күңелле стартлар» уены, плакатлар ясау оештырылды. Көннең икенче яртысында Сабантуйга бирнә җыйдык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 684 | Өстәде: admin | Дата: 21.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 18 нче көне «Күренекле шәхесләр» исеме астында узды. 2015 нче елның 20 нче июнендә туган ягыбызның күренекле шәхесләрен барладык. Сибгат Хәким (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) музеена интернет-сәяхәт, Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында урнашкан СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1962), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), шагыйрь Самат Шакир (Шакиров Самат Фәтхрахман улы) музеена сәяхәт иттек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 689 | Өстәде: admin | Дата: 20.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 17 нче көне «Театр яктылыкка, нурга илтә» исеме астында узды. 2015 нче елның 19 нчы июнендә «Театр сәхнәсендә очрашулар» иҗади уены үткәрелде, «Әтнә театрының тарихы» исемле презентация каралды, хезмәт һәм сугыш ветераннары белән очрашу уздырылды.

 

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 586 | Өстәде: admin | Дата: 19.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 16 нчы көне «Без яшь юлчылар» исеме астында узды. «Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?» интеллектуаль уены, «Любознайка» викторинасы, җырлы-биюле уен буенча мастер-класс оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 589 | Өстәде: admin | Дата: 18.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 15 нче көне «Азатлык. Көч. Батырлык!» исеме астында узды. 2015 нче елның 17 нче июнендә «Гиннес рекордлары» көне уңаеннан тантаналы линейка, «Иң-иң-иңнәр...», «Слабо», «Син шулай булдыра аласыңмы?» конкурслары оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 666 | Өстәде: admin | Дата: 17.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 14 нче көне «Барыбыз бергә» исеме астында үткәрелде. Табигать кочагына экскурсия ясадык, дару үләннәре җыйдык. Балык тоттык, уха пешердек. Иң күп һәм иң зур балык тотучы Әхмәдуллин Азат булды. Көнебез бик күңелле үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 672 | Өстәде: admin | Дата: 16.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 13 нче көне «Кулга-кул тотыныйк, дуслар!» исеме астында узды. 2015 нче елның 15 нче июнендә «Бөтен дөнья балалары тынычлык яклы!» темасына презентация-аңлашу оештырылды, отрядлар арасында рәсем һәм аппликация конкурсы үткәрелде. Әкиятләр сәхнәләштердек. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләдек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 637 | Өстәде: admin | Дата: 15.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 12 нче көне «Иләкләп, чиләкләп, пәрәмәчкә, коймакка ...» исеме астында узды. «Китап киштәләре»нә күзәтү ясадык, «Яңгырны сәламләү» ритуалын өйрәндек. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләргә дә онытмадык.

 

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 602 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 11 нче көне «Рухи мирас» исеме астында узды. «Татарстан – Бөек Болгар оныгы» темасына конкурс үтте. Риторика буенча мастер-класс үткәрелде, отрядларга бүленеп аппликация ясадык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 549 | Өстәде: admin | Дата: 13.06.2015

1 2 3 ... 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[09.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[23.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Спартакиаданың быелгысы тәмам, җиңүчеләр билгеле
[15.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[25.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Саннар дәресе» үтте
[09.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[06.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән чара уздырылды
[28.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Пенсия фондының Әтнә район бүлеге хезмәткәре белән очраштылар
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатында III урын алды
[15.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әфган җиле» исемле чара узды