Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 20:58
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9425
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына алты ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 747 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2017

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңел хисен җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.

Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.

3 июль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булып узды. Иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Әле кайчан гына белем бәйрәменә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп кечкенә генә малайлар укырга килгәннәр иде. Ә хәзер аларга 9 нчы сыйныфны тәмамлау турында таныклык алырга вакыт җиткән.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 995 | Өстәде: admin | Дата: 04.07.2017

2017 нче елның 21 нче июне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда «Саубуллашу» көне буларак билгеләп үтелде. Лагерь тормышын күңелсез тонда тәмамламау өчен, бүген Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Искиткеч күңелле булды ул! Пешекче Рауза апабыз коймак белән сыйлады. Бәйрәмгә бакча балаларын, авыл халкын да чакырдык. Иң элек котлау өлешендә балалар монтаж күрсәттеләр. Соңыннан уеннар дәвам итте. Бер үк вакытта җыр-биюләр дә туктап тормады. Ничек кенә күңелле булса да, лагерьдан таралышу вакыты да килеп җитте. Укучылар тәрбияче апаларга, пешекчеләргә, техник хезмәткәргә, физкультурник Дамир абыйларына чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Ура!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 759 | Өстәде: admin | Дата: 21.06.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагереның 20 нче көне аеруча дулкынландыргыч вакыйгаларга бай көн булды. Көннең болытлап торуы да безгә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Иртәнге аштан соң, Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыю йоласын үтәдек. Алдан ук «сөрән салу» сүзләрен өйрәндек. Авыл буйлап йөргәндә җырлар да башкардык, биеп тә халыкны сөендердек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 574 | Өстәде: admin | Дата: 20.06.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда 19 нчы июнь көне дә бик файдалы һәм күңелле үтте. Экология елы уңаеннан, «Әйләнә-тирәне чүп-чардан арындыр» дигән шигарә астында, төрле әйбер калдыкларыннан муенса, беләзек, йөзекләр ясадык. Лагерь ябылуга әзерлек эшләре алып бардык: җырлар, биюләр өйрәндек. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 743 | Өстәде: admin | Дата: 19.06.2017

2017 нче елның 18 нче июне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда «Күңелле уеннар» көне буларак истә калды. Бүген төрле кызыклы яңа уеннар уйнадылар. Шулай ук мәктәп бакчасында эшләргә дә вакыт табылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 620 | Өстәде: admin | Дата: 18.06.2017

2017 нче елның 17 нче июне «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда «Талантлар көне» исеме астында кызыклы һәм файдалы үтте. «Берүзем өйдә» дигән куркынычсызлык минуты үткәрелде. «Алло, без талантлар эзлибез!» исеме астында кул эшләре күргәзмәсенә төрле әйберләр эшләнде, концерт номерлары башкарылды. Саф һавада уеннар уйналды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 681 | Өстәде: admin | Дата: 17.06.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда 16 нчы июнь «Спорт көне» исеме астында узды. Бу көнне балалар спорт турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр ишеттеләр, «Файдалы-зыянлы» дигән уен уйнадылар. Ә аннан соң спортзалда төрле спорт ярышлары оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 505 | Өстәде: admin | Дата: 16.06.2017

2017 нче елның 15 нче июне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда «Эзтабарлар көне» исеме астында кызыклы һәм файдалы үтте. «Табигатьтә үзеңне ничек тотарга?» дигән сәламәтлек минуты үткәрелгәннән соң экскурсиягә чыгып киттеләр. Анда хәрәкәт маршруты буенча компас ярдәмендә урында ориентлашырга өйрәнделәр. Шулай ук төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Табигатьнең матурлыгына сокланып һәм үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат алып кайттылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 611 | Өстәде: admin | Дата: 15.06.2017

2017 нче елның 14 нче июне «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда «Фантазия һәм юмор көне» исеме астында бик күңелле үтте. «Көлү – иң яхшы дару» исеменә әңгәмә үткәрелде. «Бу кызыклы хайваннар» исемендә конкурс оештырылды, кызлар командасы җиңү яуладылар. Шулай ук күңелле спорт ярышлары булды. Соңыннан мәктәп бакчасында бик тырышып эшләдек. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 541 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2017

2017 нче елның 13 нче июнендә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда Хәтер көне уңаеннан чаралар узды. Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янында булдык. Шулай ук тыл ветераннары Шакирова Гөлшәһәр апа, Бәйрәмова Банат апа, Шәйхиева Нурания апалар белән очраштык. Үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, алар бик теләп җавап бирделәр. Ә обедтан соң һәрберебез үзебезнең велосипедларыбыз белән билгеле вакытка төрле күнегүләр башкардык. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 515 | Өстәде: admin | Дата: 13.06.2017

2017 нче елның 12 нче июнендә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда Россия көне уңаеннан чаралар узды. Укучылар төсле кәгазьләрдән Россия символларын ясадылар. Бәйрәм уңаеннан флешмоб үтте. Шулай ук укучылар арасында шахмат ярышы узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 521 | Өстәде: admin | Дата: 12.06.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда 11 нче июнь көне «Урманга сәяхәт» («Лесное путешествие») исеме астында узды. Иртәнге аштан соң җыенып сәяхәткә кузгалдык. Анда төрледән-төрле үсемлекләр, чәчәкләр, кошлар һәм бөҗәкләрне күзәттек, табигый материаллар җыйдык. Ә мәктәпкә кайтканнан соң табигый материаллардан кул эшләре күргәзмәсе оештырдык. Көнебез күңелле үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 471 | Өстәде: admin | Дата: 11.06.2017

1 2 3 ... 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[14.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[25.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Саннар дәресе» үтте
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты III урын алды
[13.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары командасы җиңү яулады
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатында III урын алды
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында катнаштылар
[13.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда кызыксынучаннар көне узды
[21.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Сибгат чишмәсе» шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды