Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 16:56
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9470
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына җиде ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 842 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2018

2018 нче елның 23 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне ун укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашырга тантанага укытучылары, әти-әниләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1143 | Өстәде: admin | Дата: 25.06.2018

2018 нче елның 23 нче июне − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагереның соңгы көне. Көндәгечә иртәнге линейка, зарядкадан соң инструктаж үткәрелде. «Зарарлы гадәтләр» дигән темага сәламәтлек минуты узды. Соңыннан тантаналы рәвештә Сабантуй бәйрәме башланып китте. Төрле уеннар җыр-биюләр белән бәйләнеп барды. Ахырдан балалар шашлык, гөбәдия белән сыйландылар. Иң соңыннан лагерьны ябу линейкасы үткәрелде, лагерь әләме төшерелде. Сау бул, лагерь...

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 744 | Өстәде: admin | Дата: 23.06.2018

Лагерьның 20 нче көне «Хәтер көне» буларак үтеп китте. Иртәнге көндәлек шөгыльләрдән соң, бердәнбер сугыш ветераны Наҗия апа янына очрашуга киттек. Һәйкәлгә бардык, тирә-юнен чистарттык, чәчәкләр куйдык. Сугышта һәлак булган каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Көннең икенче яртысында сугыш темасына кагылышлы җырлар башкардык, мәктәпнең туган як музеена экскурсия ясадык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 980 | Өстәде: admin | Дата: 22.06.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» лагеренда ял итүче балалар бүген балалар сабантуе алдыннан бирнә җыйдылар. Алар үзләре кергән һәрбер йортта шигырь юллары аша үзләренең сабантуйга теләкләрен җиткерделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 943 | Өстәде: admin | Дата: 21.06.2018

20 нче июнь дә килеп җитте. Лагерьда 18 нче көн «Музей көне» буларак билгеләп үтелде. Көндәгечә зарядка, линейкадан соң тәмләп кенә тамак ялгап алдык. Аннан соң инструктаж уздырдык. «Шәхси гигиена кагыйдәләре» дигән темага сәламәтлек минуты үтте. Соңыннан Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына сәяхәткә кузгалдык. Балаларның беренче генә күрүләре иде. Бик кызыксынып тыңладылар, күзәттеләр. Үзләренә бик күп яңалык алдылар. Бүгенге көнебез дә бик истәлекле көн булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 972 | Өстәде: admin | Дата: 20.06.2018

2018 нче елның 19 нчы июне − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагереның 17 нче көне. Бүгенге көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды. «Ачышлар сәгате» кунагы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы икътисад турында сөйләде. Көннең икенче яртысында балалар машина-трактор паркында һәм фермада булып, андагы эшчеләрнең хезмәтләре белән таныштылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 882 | Өстәде: admin | Дата: 19.06.2018

2018 нче елның 18 нче июне − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагереның 16 нчы көне. Бүгенге көн «Сәяхәтләр көне» буларак узды. Иртәнге линейка, зарядкадан соң инструктаж үткәрелде. Бүгенге көнне балалар күптәннән зарыгып көттеләр. Автобуска утырышып, җырлый-җырлый Ашыт буена юл тоттык. Балык тоттык, уха пешердек, төрле уеннар уйнарга да өлгердек. Ашыт буендагы кошларны, бөҗәкләрне, үсемлекләрне күзәттек. Бүгенге көн балаларның хәтерендә озак сакланыр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 964 | Өстәде: admin | Дата: 18.06.2018

2018 нче елның 15 нче июне − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагереның 15 нче көне. Бүгенге көн «Табигатьне саклау көне» буларак билгеләп үтелде. Көндәлек эшләрдән соң «яшел аптечка» турында әңгәмә узды. Балалар дару үләннәрен таныдылар, аларның әһәмиятен ачыкладылар. Соңыннан балалар Югары Көек авылына Габдуллаҗан абый урманына кузгалдылар. Аннан кайткач үсемлекләр һәм хайваннар турында викторина үткәрелде. Иң соңыннан табигый материаллардан төрле поделкалар ясадылар. Көнебез мавыктыргыч һәм искиткеч күңелле үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 719 | Өстәде: admin | Дата: 15.06.2018

Лагерьда 14 нче көн – «Сәламәтлек көне». Иртәнге зарядка, линейка үткәннән соң, «Ачышлар сәгате»нә уздык. Информатикага алмашка математика фәне килде. Укытучы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы үзенең ачышларын «Могҗизалар кыры» уены аша башлап җибәрде. Балалар бик күп яңа белемнәр алдылар, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Лагерьга ПДН хезмәткәрләре Гүзәлия һәм Илүзә апалары килгән иде. Алар укучыларга җәйге каникулда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шуннан соң спорт дөньясына кереп чумдык. «Спорт һәм сәламәтлек иле»нә сәяхәтне конкурс буларак ясадык. Конкурс 5 станциядән торды. Укучылар төрле конкурсларда бик актив катнаштылар. Соңыннан бәйрәмебез спорт турында викторина белән дәвам итте. Бүгенге көнебез дә балалар өчен бик тә кирәкле һәм кызыклы үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 741 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2018

Лагерьның 13 нче көне «Очрашулар көне» буларак узды. Иртәбез һәрвакыттагыча зарядка, линейкадан башланып китте. Аннан соң «Игътибар – терроризм» темасына сәламәтлек минуты үткәрелде. «Ачышлар сәгате»нә кунакка информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур абыйлары чакырды. Укучылар ЛогоМиры программасында эшләргә өйрәнделәр. Икенче кунагыбыз җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил абыйлары булды. Ул «Безнең якташлар» темасына чыгыш ясады. Соңыннан мәктәп темасына кагылышлы җырларга конкурс та үтте. Көнебез сизелми дә узып китте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 582 | Өстәде: admin | Дата: 13.06.2018

Лагерьның бүгенге көне «Россия көне» буларак билгеләп үтелде. Иртәнге аштан соң төрле чаралар башланды. «Ачышлар сәгате» «Россиягә мәхәббәт белән» исеме белән үтте. Россиянең символлары кабатлап кителде. «Кем җиңүче булырга тели» уены үткәрелде. «Мин яратам сине, Россия» рәсем конкурсы узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 816 | Өстәде: admin | Дата: 12.06.2018

Лагерьның бүгенге көне дә бик мавыктыргыч үтеп китте. Иртәнге аштан соң «Ачышлар сәгате» башланды. Кунакларыбызның беренчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы булды. Укучылар «Колобок», «Курочка Ряба» әкиятләрен курчаклар ярдәмендә сәхнәләштерделәр. Икенче кунагыбыз информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы булды. Укучылар Paint программасында рәсемнәр ясадылар. Соңыннан «Көчле звено» исемендәге ярыш оештырылды. Көнебез бик тә файдалы шөгыльләр белән сизелми дә узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 593 | Өстәде: admin | Дата: 11.06.2018

1 2 3 ... 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[26.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында кубок алды
[17.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Музейлар көне» узды
[11.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр
[24.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[23.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Парклар маршы – 2019» конкурсында призер булды
[24.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[02.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Уку елының беренче дәресе тынычлык темасына багышланды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[24.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика укытучыларының район семинары узды