Якшәмбе, 20.07.2025, 22:38
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10674
Статистика

Онлайн барлыгы: 4
Кунаклар: 4
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


20 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәбездә «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән әдәби кичә узды. «Тел – күңелнең көзгесе» дигән китап күргәзмәсе куелды, күргәзмәгә обзор ясалды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 958 | Өстәде: admin | Дата: 20.02.2020

2020 нче елның 15 нче февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2020» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашева 2 нче урын яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 882 | Өстәде: admin | Дата: 18.02.2020

Олы Әтнә хоккей мәйданчыгында киез итекле хоккей уйнадылар. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары командасы 2 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 632 | Өстәде: admin | Дата: 17.02.2020

15 нче февраль көнне Түбән Көек мәктәп китапханәсендә, китапханәчеләр Әхмәдуллина һәм Шәрәфиева катнашында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә булып узды. Укучылар кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, тормыш юлын чагылдырган презентация карадылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1006 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2020

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан белем бирү оешмалары профсоюз членнары арасында үткәрелгән чаңгы ярышында техник хезмәткәр Габдрахманова Алсу 3 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 590 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2020

Әтнә муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәпләренең ХIV Спартакиада зачётына кызлар арасында чаңгы ярышларында Аканашева 2 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 840 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2020

2020 нче елның 12 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5-8 нче сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы тарафыннан ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел, Әтнә районы төзелүгә 30 ел булуына багышланган парламент дәресе үткәрелде. Дәрескә авыл җирлеге депутаты Мөхәммәтгалиев Фәргат Тәлгат улы чакырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 970 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2020

8 нче февраль көнне районыбызда беренче тапкыр «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» дип исемләнгән зур Хоккей фестивале узды. Бу бәйгедә укучыларыбыз зур уңышларга иреште.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 848 | Өстәде: admin | Дата: 10.02.2020

7 нче февраль көнне, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 2 нче сыйныфта «Герой пионерлар» темасына сыйныф сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе – Шакирова Венера Илгизәр кызы.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 907 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2020

5 нче февраль көнне ТАССР төзелүгә 100 ел булу уңаеннан, «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән чара үтте. Аны 6 һәм 8 нче сыйныфлар җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы үткәрде. Кичәбездә кунаклар да катнашты: «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе хезмәткәре Латыш Фирдәүсә Камил кызы. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 956 | Өстәде: admin | Дата: 06.02.2020

2020 нче елның 1 нче февралендә «Ашыт» спорт комплексының ике спорт мәйданчыгында киез итекләр киеп мини-футбол уйнау буенча турнир узды. 5-8 нче сыйныф укучылары арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы 3 нче урын яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 636 | Өстәде: admin | Дата: 03.02.2020

2020 нче елның 24 нче гыйнварында «Эрудит» бәйгесенең чираттагы уены «Әтнә районы авыллары тарихы» дип аталды. Һәм ул ТАССРның 100 еллыгына багышланды. 12 команда арасында укучыларыбыз 1 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 894 | Өстәде: admin | Дата: 27.01.2020

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары уздырылды. Һәр сыйныфта ата-аналар 1-2 дәрес карадылар һәм укучыларның укулары белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 887 | Өстәде: admin | Дата: 24.01.2020

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[19.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды
[29.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Иҗади бәйгегә нәтиҗә ясалды
[07.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия чарасы узды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[13.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
12 нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
[10.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфия күргәзмә эшләп куйды
[12.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
5-6 нчы сыйныфларда Әфган сугышы турында әңгәмә уздырылды
[30.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[21.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[05.07.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унбер яшь тулды
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[15.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Яңа Кенәр урта мәктәбендә узган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар