Чәршәмбе, 24.04.2024, 12:57
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9490
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына ун ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1632 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2021

2021 нче елның 25 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне өч укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әти-әниләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 690 | Өстәде: admin | Дата: 25.06.2021

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1951 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2021

2021 нче елның 19 нчы маенда XV Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 741 | Өстәде: admin | Дата: 21.05.2021

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, 2021 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1259 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2021

2021 нче елның 6 нчы маенда XV Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 3 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1105 | Өстәде: admin | Дата: 06.05.2021

2021 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары белән Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан «Тукайны яратабыз» дигән темага уен-викторина уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1027 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2021

2021 нче елның 23 нче апрелендә мәктәбебездә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1030 | Өстәде: admin | Дата: 23.04.2021

2021 нче елның 22 нче апрелендә мәктәбебездә 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары, Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан, БАШВАТКЫЧ уенында катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 998 | Өстәде: admin | Дата: 22.04.2021

2021 нче елның 16 нчы апрелендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XV Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Мөхәмәтгалиев Ф., Закиров, Аканашев 1 нче, Хәкимов, Мөхәмәтгалиев Б., Аскаров 2 нче, Шәрипов Ш., Мөхәмәтгалиев Ә. 3 нче урыннарны яуладылар, медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр. Командалар арасында укучыларыбыз 2 нче урында. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1162 | Өстәде: admin | Дата: 19.04.2021

2021 нче елның 15 нче апрелендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында үткәрелгән «Аҗаган – 2021» хәрби-спорт уенында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Аканашева, Гарифуллин 1 нче урыннарны, Закиров 2 нче урынны яуладылар. Мәктәп командасы ике 1 нче һәм 3 нче урыннарны алды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1083 | Өстәде: admin | Дата: 19.04.2021

2021 нче елның 12 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары белән Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 990 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2021

2021 елның 12 нче апрелендә мәктәп администрациясе һәм башлангыч профсоюз оешмасы арасында 2021-2023 елларга Коллектив килешү имзаланды. Коллектив килешү «Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» Дәүләт казна учреждениесенә теркәлү өчен җибәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 980 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2021

1 2 3 4 5 6 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[21.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[08.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдылар
[13.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[05.07.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка җиде яшь тулды
[07.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[24.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Сугыш чоры җырлары» бәйгесе үтте
[17.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Википедиянең туган көне билгеләп үтелде
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Туган (татар) тел буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез илнең генераль өмәсенә кушылды
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды