Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2024/2025 нче уку елы яңалыклары
 |
«Чижик – 2024 ел кошы» иҗади конкурсының муниципаль этабында катнашып, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Шакиров И., Сафина, Каммерцель А. призлы урыннарга лаек булдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 12-13 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы «Ел укытучысы – 2025» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты. Укытучыбыз уңышлы чыгыш ясады, ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 4 нче декабрендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында XIX Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучыcы Рәхмәтуллина 3 нче урынны алды, медаль һәм грамота белән бүләкләнде. Командалар арасында укучыларыбыз 4 нче урында. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Мин һәм Кызыл китап» исеме астында үткәрелгән балалар эшләнмәләре конкурсының муниципаль этабында мәктәбебез укучысы Рәхмәтуллина 1 нче урын яулады. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
«Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабында Рәхмәтуллиннар гаиләсе «Гаилә династиясе осталары» номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 25 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Әниләр көне үткәрелде. Бәйрәм кичәсенә укучыларның әбиләре, әниләре чакырылды. Аларны хөрмәтләп концерт куелды. Кичә уеннар белән үрелеп барды. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 15 нче ноябрендә Казан шәһәре Совет районы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип исемләнгән X төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Анда мәктәбебез укучылары Кадыйрова (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) һәм Рәхмәтуллина (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) катнаштылар. Кадыйрова лауреат булды, диплом белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәммәтгалиев Б. «Укучы әни – укучы ил» конкурсында катнашып, район турында 3 нче урын алды һәм район мәгариф бүлегенең дипломы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 25 нче октябрендә Профсоюзда актив эшчәнлеге өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучысы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе Мактау грамотасы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Укучыларыбыз, командаларга бүленеп, үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр. Һәр сыйныф концерт номеры куйды, яшелчәләрдән композиция әзерләде. Ахырдан бәйрәм табын артында дәвам итте. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 7 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 4 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Заһидуллина Розалия Әхәт кызы Әтнә районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
Календарь
| « Октябрь 2026 » |
| Д |
С |
Ч |
П |
Җ |
Ш |
Я |
| | | | 1 | 2 | 3 | 4 | | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|