Шимбә, 18.07.2026, 14:34
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2010-2011 нче уку елында Әтнә районы Мәгариф бүлеге "Методик китапчык" конкурсы игълан иткән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, Түбән Көек урта мәктәбе коллективы икенче урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.

Китапчыкның оригиналь бизәлеше өчен бирелгән грамотаны Фотоальбомнарның Конкурслар бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 875 | Өстәде: admin | Дата: 23.08.2011

2011 нче елда "Иң яхшы укытучыбыз" ("Наш лучший учитель") грантына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Түбән Көек урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы һәм башлангыч класслар укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы да бар. Сезне чын күңелебездән ирешкән уңышларыгыз белән котлыйбыз! Саулык, тагын да зуррак үрләр яулавыгызны теләп калабыз!



Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы




Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 923 | Өстәде: admin | Дата: 22.08.2011

17 нче август көнне Олы Әтнә урта мәктәбе базасында педагогларның август конференциясе секцияләре эшли башлады.
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 855 | Өстәде: admin | Дата: 17.08.2011

2011 нче елның 5 нче июлендә Әтнә районы укытучылары Идел буйлап дүрт сәгать сәяхәт итеп кайттылар. Бу чараны мәгариф бүлеге оештырды. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 993 | Өстәде: admin | Дата: 06.07.2011

2011 нче елның 1 нче июненнән 20 нче июненә кадәр Түбән Көек урта мәктәбе каршында "Йолдызчык” ял, сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере эшләде. Лагерьга 11 бала йөрде. Алар белән 2 вожатый – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы, Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы, тел белгече – Хәсбиуллина Гөлназ Кәрам кызы, лагерь начальнигы – Шакирова Фаилә Фоат кызы эшләде. Балаларны һәр көнне кайнар һәм тәмле ашлар белән пешекче Сәйфетдинова Рауза сыйлады. ... Дәвамын укырга »

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1316 | Өстәде: admin | Дата: 01.07.2011

Быел өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгырады. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1516 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

Елдагыча 9 нчы май көнне авылыбыз үзәгендәге һәйкәл янына митингка җыелдык. Анда сугыш ветераны Наҗия апа һәм тыл ветераны Зәйтүнә апа белән очрашу узды. Алар тыныч көннәрнең кадерен белергә кирәклеген искәрттеләр, алдагы көннәргә уңышлар теләделәр. Укучылар Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.





Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1726 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011


5 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә "Парклар маршы - 2011" акциясенең иҗади эшләр конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 802 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011


26 нчы апрель көнне 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия район укучылары белән Казанда Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйрәмендә булып кайтты. Бәйрәм тантанасы турындагы хисләрен сыйныфташлары белән дә уртаклашты.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1151 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

13 апрель көнне мәктәбебездән 3 укучы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга бардылар. Очрашуда 9 нчы сыйныф укучысы Фазылҗанов Рәфиснең "Теләк" шигыре уңай бәяләнде.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1520 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

12 апрель - Космонавтика көне. Нәкъ 50 ел элек Юрий Гагарин, галәмгә очып, бөтен дөньяга таныла. Безнең мәктәбебездә дә физика укытучысы Шакирова Ф.Ф. бу көн уңаеннан "Кеше галәмдә" дигән кичә үткәрде, викторинага нәтиҗә ясады.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1131 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дигән әдәби кичә уздырылды. Анда әзерлек төркеме балалары да катнаштылар.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1459 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

27 нче март сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы белән берлектә театр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне һәр сыйныф бер спектакльдән күренеш тәкъдим итте. Укучыларга бигрәк тә музыкаль күренешләр ошады.





Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1476 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

« 1 2 ... 107 108 109 110 111 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2026  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы 1 нче урын алды
[29.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 4 нче көн
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[06.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рус теле көне» узды
[06.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз шахмат ярышында I урын алды
[06.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унөч ел тулды
[05.07.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Сайтка сигез яшь тулды
[12.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә географик викторина узды
[23.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Спартакиаданың быелгысы тәмам, җиңүчеләр билгеле
[02.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[26.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды