Сишәмбе, 20.01.2026, 15:43
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10973
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы



7 нче сыйныф укучысы Фәтхрахманов Ильмир Л.Н.Толстой исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең район этабында эзләнү эше белән катнашып 2 нче урын алды. Укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 770 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

Район күләмендә 6-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып, 6 нчы сыйныфтан Сәмигуллина Нүрзилә (укытучысы Галиәхмәтова Г.Н.) татар теленнән 1 нче урын, 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия (укытучысы Кәбирова Г.С.) татар теленнән 2 нче урын, татар әдәбиятыннан 3 нче урын алдылар.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 822 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

2011 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек урта мәктәбендә педагогик укулар узды. Анда Күәм, Күлле-Киме, Комыргуҗа урта мәктәпләре укытучылары, чыгышлар тыңлау белән бергә, мастер-класслар карадылар. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 737 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

2011 нче елның 28 нче мартында 5 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан районда экологик конференциядә "Түбән Көек авылы биоиндикациясе" дигән темага чыгыш ясап, 2 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе биология укытучысы Шакирова Ф.Г.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 806 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


14 нче марттан 19 нчы мартка кадәр мәктәптә "Төгәл фәннәр атналыгы” үтте. Атналыкта "Математика утравында соңгы герой” (5 һәм 6 нчы сыйныфлар), 7-8 нче сыйныфлар арасында "Математик ярыш”, "Алтын бишлек” (физикадан интеллектуаль бәйге), "Информатик уен” (7-11 нче сыйныфлар), "9 нчы сыйныфлар өчен математик уен”нарда Садриев Ислам (5 нче сыйныф), Фазылҗанов Рәфис (9 нчы сыйныф), 7 нче сыйныф укучылары, "Атомнар” командасы җиңү яуладылар.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 833 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


7 нче сыйныф укучылары, 8 нче март бәйрәме белән котлау өчен, әниләрен кунакка чакырдылар. Бергәләп ярышып, күңелле итеп табын артында бәйрәмне тәмамладылар.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1354 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2011 нче елның 5 нче мартында 5 нче сыйныф кызлары һәм аларның әниләре "Әниләр алтын, кызлар - ялкын” дип исемләнгән кичәдә үзара ярыштылар. Нәтиҗәдә "дуслык” җиңде.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 816 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


Мәктәбебез егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1200 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

21 февраль – Туган тел көнен 7 нче сыйныфлар эрудит-бәйге итеп уздырды. Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйге музыка белән үрелеп барды.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1396 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2011 нче елның 14-19 нчы февраль көннәрендә мәктәптә "Инглиз теле атналыгы” узды.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 758 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2011 нче елның февраль аенда мәктәп күләмендә сәнгать атналыгы узды. Атналыкта Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлап әдәби-музыкаль кичә узды. Шулай ук башлангыч сыйныфларга "Солдат калейдоскобы”, "Игътибар, җәяүле!” конкурслары узды.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 748 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011


2011 нче елның 21 нче гыйнварында Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә "Укытучылар елы"на йомгак ясап, бәйрәм тантанасы узды. Безнең мәктәп, информацион технологияләрне уңышлы кулланганы өчен, Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 742 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

"Сөйкемле Шүрәле" кул эшләре конкурсында катнаштык. "Сөйкемле Шүрәле" Бөтенроссия бәйгесе татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.





Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1211 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2011

« 1 2 ... 108 109 110 111 »
Эзләү
Календарь
«  Гыйнвар 2026  »
Д С Ч П Җ Ш Я
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[07.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мәктәпнең эвакуация планы белән таныштырылды
[20.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда II урын алды
[08.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең иң оста биючеләре ачыкланды
[15.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз интернациональ сугышчылар белән очраштылар
[15.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Табигатьне саклау көне» узды
[06.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз флешмобта катнаштылар
[06.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кошлар көненә карата кичә үткәрелде
[21.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
[19.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә 2 нче урын яулады
[28.11.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[04.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[06.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унике ел тулды
[01.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныфларда «Уеннан ― уймак» темасына тәрбия сәгате үткәрелде