Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 11:52
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9492
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2012 нче елның 15 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү җыены булып үтте. Башлангыч сыйныфлар атналыгына йомгак ясап, укучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1522 | Өстәде: admin | Дата: 15.12.2012



КФУда узган яңа белем стандартлары шартларында хезмәт тәрбиясе бирү темасы кысаларында II Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы Диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 592 | Өстәде: admin | Дата: 14.12.2012



2012 нче елның 14 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында «Туган тел көне» узды. Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, сүзләр уйлап яздылар. Уен «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 683 | Өстәде: admin | Дата: 14.12.2012



2012 нче елның 13 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгының 4 нче көне Спорт көне буларак билгеләп үтелде. Ул физкультура укытучысы Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы белән берлектә оештырылды. Спорт көне иртә белән зарядка ясау белән башланып китте. Укучылар тәнәфесләрдә уеннар уйнадылар, биеделәр. Күңелле стартлар үтте.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 554 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2012



2012 нче елның 12 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгының 3 нче көне узды. Укучылар «Математик поезд»га утырып Математика иленә сәяхәт иттеләр. Укучылар ребуслар, математик табышмаклар, башваткычлар, кроссвордлар чиштеләр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 988 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2012




Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Алар үз куллары белән төрле кар бөртекләре ясарга өйрәнделәр һәм кабинетларын бизәделәр. Шулай ук әти-әниләренә яңа ел бүләкләре әзерләделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 524 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2012



2012 нче елның 11 нче декабрендә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның (1852-1912) 160 еллыгына багышланган иҗади кичә узды. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар. «Как жила была последняя муха» әкиятеннән өзек күрсәттеләр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 568 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2012



2012 нче елның 10 нчы декабреннән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. 15 нче декабрь көнне аңа йомгак ясалачак. 10 нчы декабрь көнне «Табышмаклар кичәсе» үзды. Укучылар бик актив катнаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1690 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2012



«Шәфкатьлелек декадасы» кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәр укучысы «Яңа ел бүләге» операциясендә катнашты. Укучыларыбыз Дәрвишләр бистәсендәге интернат-мәктәп балалары өчен уку кирәк-яраклары, җылы бияләй, оекбашлар, чәпәли һәм носкилар алып килделәр.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 486 | Өстәде: admin | Дата: 10.12.2012



2012 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга дүрт ел тулды.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 464 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2012


Технология (кызлар) буенча уздырылган бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Энҗе Әнәс кызы җиңүче булды. Җитәкчесе технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 705 | Өстәде: admin | Дата: 29.11.2012



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия драматург Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан кичә уздырды.  


... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 506 | Өстәде: admin | Дата: 29.11.2012



2012 нчы елның октябрь башыннан Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә әзерлек төркеме балалары белән эшчәнлек башланып китте. Башлангыч сыйныф укытучылары Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы җитәкчелегендә 11 бала, Абдуллина Гөлназ Газиз кызы җитәкчелегендә 4 бала шөгыльләнә. Алар һәр атнаның җомга көнендә мәктәптә булалар. Әйшияз һәм Югары Көек авылы балалары FIAT Ducato автобусы белән йөртелә.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 514 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2012

« 1 2 ... 89 90 91 92 93 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Корней Чуковскийның туган көне билгеләп үтелде
[20.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына сәяхәт
[03.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды
[20.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда II урын алды
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты III урын алды
[21.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Сибгат чишмәсе» шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар
[25.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныф укучылары онлайн-чарада катнаштылар
[18.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары үтте
[13.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[07.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне билгеләп үтелде
[29.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабы үтте
[05.07.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унике яшь тулды
[09.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне