Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2017 » Июнь » 21 » «Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
22:20 «Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды |
|
2017 нче елның 21 нче июне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда «Саубуллашу» көне буларак билгеләп үтелде. Лагерь тормышын күңелсез тонда тәмамламау өчен, бүген Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Искиткеч күңелле булды ул! Пешекче Рауза апабыз коймак белән сыйлады. Бәйрәмгә бакча балаларын, авыл халкын да чакырдык. Иң элек котлау өлешендә балалар монтаж күрсәттеләр. Соңыннан уеннар дәвам итте. Бер үк вакытта җыр-биюләр дә туктап тормады. Ничек кенә күңелле булса да, лагерьдан таралышу вакыты да килеп җитте. Укучылар тәрбияче апаларга, пешекчеләргә, техник хезмәткәргә, физкультурник Дамир абыйларына чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Ура! |
|
Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары |
Карап чыгулар: 765 |
Өстәде: admin
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|