 |
2015 нче елның 27 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәрхәмәтле эшләр эшләү атнасына йомгак ясалды. |























Атна дәвамында башкарылган эшләр:
20 нче апрель – «Мәрхәмәтле башлангычлар көне»
2015 нче елның 20 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Мәрхәмәтле Татарстан» («Добрый Татарстан») акциясе старт алды. Линейкада барлык укучыларга да акция турында мәгълүмат бирелде. Атналыкта эшләнәсе эшләр турында әйтелде.
21 нче апрель – «Дуслык көне»
2015 нче елның 21 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәрбия сәгатьләрендә халыклар дуслыгы, телләр турында фикер алыштылар.








22 нче апрель – «Георгий лентасы»
2015 нче елның 22 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына тәрбия сәгатьләрендә Георгий лентасы турында мәгълүмат бирелде, 22 нче апрельдән тагу көне башланды дип игълан ителде.




23 нче апрель – «Мәрхәмәтле сүзләр көне»
2015 нче елның 23 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә матур сүзләр әйтү темасына карата чаралар үткәрелде.






24 нче апрель – «Игелекле сүзләр көне»
2015 нче елның 24 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә бер-береңә ярдәм итү, яхшы гамәлләр кылу буенча чаралар үткәрелде. |