Шимбә, 05.09.2026, 08:57
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 7
Кунаклар: 7
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


09:56
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңел хисен җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.

Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.

3 июль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булып узды. Иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Әле кайчан гына белем бәйрәменә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп кечкенә генә малайлар укырга килгәннәр иде. Ә хәзер аларга 9 нчы сыйныфны тәмамлау турында таныклык алырга вакыт җиткән.

Бүген бәйрәм. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу дибез, чөнки бүген 4 егетебез мәктәп белән, балачак белән саубуллаша. Шатлыклы да, чөнки алда үзенчәлекле яңа тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана.

Кадерле укучылар! Сез хәзер юл чатында басып торасыз. Юллар күп, башта мең сорау: кем булырга, кая барырга, нинди юл сайларга. Нинди генә юл сайласагыз да, чын кешеләр булыгыз, үзегезне сынатмагыз. Мөстәкыйль тормыш диңгезен кичүе җиңел түгел. Ләкин тырышлык, үҗәтлек, үзмаксатчанлык тормышыгызда юлдаш булса, бар да әйбәт булыр. Бәлки берничә елдан бүгенге укучылардан танылган, дәрәҗәле кешеләр, белгечләр чыгар. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!!!





Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1161 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/74
Эзләү
Календарь
«  Июль 2017  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[13.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы һөнәри бәйгенеӊ зона этабында чыгыш ясады
[12.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
3 нче сыйныфта туган (татар) теленнән ачык дәрес булды
[15.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Хәтер көне билгеләп үтелде
[19.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда экология елы уңаеннан чаралар узды
[26.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[30.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Татар балалар журналы «Ялкын»ның беренче саны чыгуга 93 ел тулды
[01.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә район директорлары семинары үтте
[10.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда туклану темасына тәрбия сәгатьләре уздырылды
[19.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[15.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[19.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бәйгедә III урыннарны алдылар
[21.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде