Шимбә, 04.05.2024, 03:46
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:52
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул ителә!!!

Ниһаять күпләр көткән вакыйга! Татарстан гына түгел, бөтен дөньяда яшәгән татар интернетчылары өчен шатлыклы яңалыгыбыз бар!

2010 нчы елда үз эшен башлаган #БелемҖәүһәрләре бәйгесенә гаризалар кабул итүне кабат активлаштырдык!

Сезнең яисә якыннарыгызның үз интернет-проектларыгыз - татарча алып барыла торган сайтлар, Инстаграм-аккаунтлар, ВКонтакте төркемнәре бармы? Яисә Википедиянең татарча өлешен үстерүдә өлеш кертәсезме? Татар телен үстерүдә файдалы эш башкарасыгыз һәм татар интернетыныда танылган шәхес буласыгыз киләме?! Була икән, димәк бу бәйге - Сезнең өчен! 

"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән XI дөньякүләм татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен интернет-проектыгызга сылтама белән түбәндәге номинация(ләр) буенча гариза юлларга кирәк!

I. tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
II. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме/берләшмәсе;
III. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
IV. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
V. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
VI. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
VII. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
VIII. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
IX. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 
X. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.

Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә оештырыла. Гран-при - яхшы ноутбук!!!

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama

ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/xv3ad3mZC4BBx7dr7

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/188

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 198 | Өстәде: admin | Рейтинг: 4.8/15
Эзләү
Календарь
«  Июль 2020  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[27.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
В нашей школе прошел семинар учителей русского языка и литературы
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатында III урын алды
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[24.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Сугыш чоры җырлары» бәйгесе үтте
[29.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Көчле звено» уенында катнаштылар
[28.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[23.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Югары Көек авылында документаль фильм төшерделәр