Шимбә, 27.04.2024, 10:08
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9496
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Алар бездә укыдылар

1. Нәҗмиев Хәйри Сәләх улы (1920-1975) - физика-математика фәннәре кандидаты (1952). Доцент.
    Газета материалы
2. Самат Шакир (1924-1998) - шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1962), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Түбән Көек мәктәбендә 7 нче сыйныфны тәмамлый.
3. Каюмов Юнис Каюм улы (1925-1993) - Татарстанның атказанган юристы (1986), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. 1937-40 елларда Түбән Көек мәктәбендә укыган.
4. Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (04.06.1945 − 16.01.2017) – шагыйрә. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011 нче ел).
5. Мөхәмәтшин Хашим Сәлих улы (1947) - Баулы районында орлыкчылык лабораториясе җитәкчесе. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995).
6. Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы (1940) – тарих фәннәре кандидаты (1982). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), ТР Фәннәр академиясенең  Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре.
     Беренче газета материалы
     Икенче газета материалы
7. Хисмәтуллина Йолдыз Рәхимҗан кызы (1979) - философия фәннәре кандидаты (2005). Доцент. Россия дәүләт аграр читтән торып уку университетының (РГАЗУ) табигый ресурслар экспертизасы кафедрасы доценты.
    Газета материалы
8. Яхина Зөбәйдә Нургали кызы (1950) - адвокат. Татарстанның атказанган юристы, ТР адвокатлар коллегиясе әгъзасы.
     Газета материалы
     ТУРЫ СҮЗЛЕ ЗӨБӘЙДӘ  |  "Безнең гәҗит" (2010, №5)
9. Шәйдуллина Асия Әһли кызы (1951 − 10.10.2021) - ТР Милли китапханәсенең баш бухгалтеры.
10. Хәйруллин Гомәр Лотфулла улы (1955-2010) - әйдәп баручы укытучы, Казан шәһәрендә гимназия директоры булып эшләде.
11. Фазылҗанов Мөхтәр Абдулла улы (1956) – Түбән Камада гимназия директоры.
12. Хәкимов Айдар Госман улы (1957) - Азнакайда хәрби комиссар, полковник.
13. Галимуллин Мәннәф Галимулла улы (1930) – ветврач, Татарстанның атказанган терлекчесе (1990), Россиянең атказанган ветеринария врачы (1995).
14. Хәлилов Габделбәр Мәннәф улы (1963-2002) – милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры. Милли көрәш буенча Татарстан чемпионы.
15. Шакиров Гайсә Гомәр улы (1949) - Татарстанның атказанган төзүчесе (1992). Милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры (1979).
16. Абдуллина Факия Әкътәс кызы (1950) – РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре (1987).
17. Таһиров Марсель Шәрифҗан улы (1965) 1975-76 елларда Түбән Көек мәктәбендә 4 нче класста укыган. Авыл хуҗалыгы белгече, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры (2006), «Нива Татарстана» журналы баш мөхәррире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы. Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы.
     Реферат
     Газета материалы
18. Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы (1950) 1-3 нче классларда Түбән Көек мәктәбендә укыган, артистка. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры  музее директоры. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
     Газета материалы
19. Хисмәтова Разия Әхмәт кызы (1941) - Татарстанның атказанган икътисадчысы.
20. Шакиров Хәмит Шәрип улы (1951) - Татарстанның атказанган энергетигы (2002).

  • Түбән Көек мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхесләрнең фотоларын Фотоальбомнарның Күренекле шәхесләр бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!
2009 нчы елның 23 май көнендә мәктәбебездә Түбән Көек авылында төрле елларда укыткан ветеран укытучылар (Сәфәрова Нәкыя, Фазылҗанова Зәйтүнә, Сабиров Наил, Сабирова Ләйлә, Әхмәдуллина Нәкыя, Кашапов Минһаҗ, Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан, Сафина Зәлфирә) һәм мәктәпне тәмамлап төрле өлкәләрдә үз урынын тапкан шәхесләр (шагыйрә Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры  музее директоры Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы, тарих фәннәре кандидаты Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы, адвокат Яхина Зөбәйдә Нургали кызы, философия фәннәре кандидаты Хисмәтуллина Йолдыз Рәхимҗан кызы) белән очрашу булды.

 

 

  • 2009 нчы елның 23 маенда узган очрашуга кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Күренекле шәхесләр белән очрашу (23.05.2009) бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!

 

Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[04.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[12.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Россия көне билгеләп үтелде
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез төп мәктәпләр рейтингында унлыкта
[03.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[24.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе уздырылды
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[24.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Яз» коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант булды
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[06.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ун ел тулды
[19.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бәйгедә III урыннарны алдылар