Чәршәмбе, 02.07.2025, 20:22
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10635
Статистика

Онлайн барлыгы: 6
Кунаклар: 6
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына тугыз ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1288 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2020

2020 нче елның 15 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды. Мәктәпне биш укучы тәмамлады. 9 нчы сыйныфларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, белем һәм тәрбия биргән укытучылары килде. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Тормыш дигән олы юлга чыгучылар, һәрберегез үз юлыгызны табыгыз, теләгән максатларыгызга ирешегез! Ак юллар сезгә!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1112 | Өстәде: admin | Дата: 15.06.2020

2020 нче елның 26 нчы маенда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар онлайн-режимда «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрделәр. Чарада укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты. 

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1398 | Өстәде: admin | Дата: 26.05.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 2020 нче елның 9 нчы маенда Түбән Көек авылындагы сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына венок куелды. Югары Көек һәм Иске Шимбер авылларында да веноклар куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 919 | Өстәде: admin | Дата: 09.05.2020

2020 нче елның 9 нчы маенда Яңа Шимбер авылында Бөек Ватан сугышында яу кырында калучылар һәм сугыштан исән-имин кайтучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 916 | Өстәде: admin | Дата: 09.05.2020

ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укытучы Шакирова Венера Илгизәр кызы 2 нче сыйныф укучылары белән рәсем күргәзмәсе һәм төрле эшләнмәләрдән күргәзмә оештырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1043 | Өстәде: admin | Дата: 18.03.2020

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, Туган якны өйрәнү музеенда «Бөек халыкның бөек җиңүе» темасына тәрбия сәгате үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1125 | Өстәде: admin | Дата: 11.03.2020

6 нчы март көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Иң кадерле безнең әниләр» исемле кичә булып узды. Анда 7 нче сыйныф укучылары әниләре белән көч сынашты. Шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барган бу кичә бик җылы атмосферада үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 923 | Өстәде: admin | Дата: 06.03.2020

Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан республикада юбилей тамгалары эшләнелде. Бу тамгалар республика, район, җирлек үсешенә өлешләрен керткән кешеләргә бирелә. Районыбыз тарихын өйрәнүдә үз өлешен керткән өлкән укытучы Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы шул тамга белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1060 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2020

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәм ителә. Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр... 28 нче февраль көнне безнең җирлегебездә олы юбилей уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 890 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2020

26 нчы февраль көнне укытучы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 9 нчы класс укучылары белән Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан «Бөек Ватан сугышы геройлары – безнең якташлар» темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 972 | Өстәде: admin | Дата: 27.02.2020

2020 нче елның 22 нче февралендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Ашыт» спорт комплексында «Шахтер», «Тукай» ҖЧҖ призларына көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аскаров үз авырлыгында 3 нче урын алды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 772 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2020

2020 нче елның 21 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары «23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган кичә уздырдылар (сыйныф җитәкчесе Хәбибуллин Рамиль Шамил улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 920 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2020

1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныфларда «Уеннан ― уймак» темасына тәрбия сәгате үткәрелде
[29.11.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[26.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[21.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[09.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары балалар бакчасында концерт куйдылар
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[11.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Ачышлар сәгате» дәвам итте
[25.11.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә уздырылган ярышта катнашты
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 73 нче язы
[22.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда онлайн-режимда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[02.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 2 нче көн
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз экологик конференциядә катнаштылар