Җомга, 26.02.2021, 05:16
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 6359
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Санагыч
Керү формасы
Язмалар архивы
Көннәр агышы

Төп бит » 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары
Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына биш ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 623 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2016

2016 нчы елның 23 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагере ябылу тантанасы булды. Балалар шулай ук саф һавада шашлык ашадылар. Ә соңыннан линейка булды һәм флаг төшерелде. Балалар канәгать булып өйләргә таралдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 627 | Өстәде: admin | Дата: 23.06.2016

2016 нчы елның 22 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагеренда малайлар һәм кызлар көне үткәрелде. Балалар үзләренә пар сайлап көч сынаштылар. Күп төрле ярышлардан соң һәр пар үзенә туры килгән номинацияләр буенча бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 617 | Өстәде: admin | Дата: 22.06.2016

2016 нчы елның 21 нче июне − Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 19 нчы көне. Бүгенге көн «Әхлаклылык көне» буларак билгеләп үтелде. Иртәнге линейкада көн дәвамында үзебезне әхлаклы тоту, матур сүзләр белән генә сөйләшү турында килештек. Спортзалга кергәндә үк балалар «тәмле сүзләр» әйтеп керделәр. «Корзина добрых слов» уены уздырылды. Бу уенда Галиәхмәтовага тиңнәр булмады.

 

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 596 | Өстәде: admin | Дата: 21.06.2016

2016 нчы елның 20 нче июне − Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 18 нче көне. Бүгенге көн «Әкиятләр иленә сәяхәт» исеме астында үтте. Әкиятләр турында сөйләштек, викторина уздырдык. «Минем яраткан героем» дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Иң матур рәсем ясаучы Җиһаншина булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 518 | Өстәде: admin | Дата: 20.06.2016

2016 нчы елның 18 нче июнендә Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагеренда «Сәламәтлек көне» үтте. Балалар «Сәламәтлек иле»нә сәяхәт иттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 646 | Өстәде: admin | Дата: 18.06.2016

2016 нчы елның 17 нче июнендә Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагерена йөрүчеләр информатика түгәрәгендә булдылар. Шулай ук полиция хезмәткәре белән очраштылар, «Сәламәтлек көне»нә әзерләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 799 | Өстәде: admin | Дата: 17.06.2016

2016 нчы елның 16 нчы июнендә Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагеренда «Хәтер көне» булып үтте. Укучылар һәйкәлдә булдылар, сугыш ветераны Наҗия апа белән очраштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 639 | Өстәде: admin | Дата: 16.06.2016

2016 нчы елның 15 нче июне − Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 13 нче көне. Бүгенге көн аеруча истә калыр, мөгаен. «Экологик сукмак» исеме астындагы көнебез шау-гөр килеп башланып китте. Чөнки табигатькә экскурсиягә, балык тотып уха пешерергә җыенабыз бит. Автобус юк дип аптырап утырмадык, җаен таптык бит тәки. Табигатьтә ял да иттек, балык шулпасы да пешереп ашадык. Бик шәп булды бу!!!! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 604 | Өстәде: admin | Дата: 15.06.2016

Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 12 нче көне дә шаулап-гөрләп үтеп китте. Бүгенге көн «Тукайны искә алу көне» буларак билгеләп үтелде. Иртәнге линейкадан соң тәмләп ашап-эчеп алгач, сәяхәткә кузгалдык. Кырлай − Арча − Кушлавыч маршруты буенча күңелле, файдалы экскурсия ясалды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 434 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2016

1 2 3 ... 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2021  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Бәйге
Белем җәүһәрләре-2014 V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Үткәндә калдылар
[01.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» җәйге ял лагере ачылды
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Яшьләр профсоюзны сайлый» исемле чара уздырылды
[08.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[03.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә җәйге ял лагере тантаналы ачылды
[16.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге кросс – 2019» үткәрелде
[13.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[10.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Иминлек көне» узды
[30.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Татар теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе © 2021
Сделать бесплатный сайт с uCoz

Сайт 2011 нче елның июль аенда дөнья күрде. Мәктәпнең элеккеге сайты http://tkoek.narod.ru
Сайттагы материалларны файдаланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.