Сишәмбе, 19.03.2024, 07:27
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9400
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

«Йолдызчык» балалар бакчасы

Әтнә районында тагын бер бакча эшли башлый

Түбән Көекнең социаль үзәгендә авыл халкы күптән көткән балалар бакчасы ачылды. Бу уңайдан, бакча белән бер үк түбә астында урнашкан мәдәният йортында узачак концертка килүчеләр шактый күренде. Балаларын күтәреп килүчеләр дә күп иде. Кыскасы, зал ата-аналар тавышыннан яңгырап тора.
– Бик кирәк иде бу бакча, шөкер, хәлебезгә керделәр...
– Бакча булдыру артыннан чапкан район хакимиятенә, авыл җирлеге җитәкчесенә, мәктәп директорына рәхмәт...
– Мин балалар бакчасына кереп карап чыктым инде, бик матур. Ошады. Хәзер тагын бер бала алып кайтырга була...
«Урамдагы уен мәйданчыгы да бик матур булачак», – диделәр. Урынын тәгаенләп, ком түшәгәннәр инде.
Шушы истәлекле көн белән авыл халкын районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, Түбән Көек авыл җирлеге җитәкчесе Фәргать Мөхәммәтгалиев, яңа бакча мөдире Фаилә Шакирова һәм ата-аналар исеменнән Ләйсән Мөхәммәтгалиева котлады. Бакчаның озын гомерле булуын, балалар авазыннан яңгырап торуын, балаларның мәктәпкә башлангыч белемнәр туплап, тулы әзерлекле булып килүен теләделәр. Авыл җирлеге җитәкчесе бакчага картина да бүләк итте.
Бакча мөдиреннән тыш, тәрбияче Алинә Хәбибуллина һәм пешекче Рәзинә Фәйзиева да балаларның тәрбияле, бар яктан уңган-булган булулары өчен җаваплы. Сүз уңаеннан, концертны да тәрбияче алып барды. Нәниләр чыгышыннан соң, тантаналы өлешкә аяк бастык. Гөлшат Закирова бакча мөдиренә символик ачкыч тапшырды. Мәгариф бүлеге мөдире бакчаның ал тасмасын кисүгә, халык ташкыны түргә агылды.
«Ә хәзер адаптация чоры башлана», – диделәр тәрбиячеләр. Монысы – балаларның бакчага ияләнүләре һәм ул бүгеннән башланды. Югыйсә, бакчага узгач, балаларның кайберсе әнисенең кулыннан аерылмады. Ә берише уенчыкларны алып, идәнгә утырып уйнарга ук тотынды.
– Ияләнерләр. Мондагы матурлык, уңайлыктан аерылып өйгә кайтасылары да килмәс әле, – диеште әти-әниләре.

Хәмит Бадиков

Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты (29.08.2014)

 

Түбән Көек бакчасында бәйрәм

Быел уку елы башыннан безнең Түбән Көек авылында күптән көтелгән зур шатлыклы вакыйга – өр-яңа балалар бакчасы ачылу булды. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм көне иде. Балаларыбыздан бигрәк, әти-әниләр, әби-бабайлар, авыл халкы да бу матур күренешкә бик сөенде. Аллага шөкер, нәниләребезгә аралашу, күңел ачу һәм аларны төрле яктан үстерү өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылды. Әлеге бакча ачылуга үзләренең зур өлешен керткән район җитәкчелегенә, мәгариф идарәсенә, җирле үзидарәгә, мәктәп коллективына, төзүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларның йөзләрендәге шатлыклы елмаю, куаныч – сезнең тырышлык нәтиҗәсе.
Изгелеккә чикләр юк икән: бакчабызга мәрхәмәтле авылдашлар, әти-әниләр зур булышлык күрсәтәләр. Бинабыз үз ишекләрен ачуга, нәниләрне тагын да сөендереп, бик күп бүләкләр кабул иттек. Авылдашларыбыз Зарипова Рузия, Сафина Рәфинә апалар, Әйшияз авылыннан Шакировлар гаиләсеннән бүләккә уенчыклар алдык. Тагын укытучылар, мәктәп укучыларыбыз бу изге эшкә үзләренең өлешләрен керттеләр.
Корбан бәйрәмендә балалар Югары Көек авылыннан Гыймранова Гөлнур, Кадыйрова Рания апаларның тәмле күчтәнәчләре белән сыйландылар. «Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар. Нәниләргә сөенечле, шатлыклы мизгелләр бүләк иткәнегез өчен үзегезгә дә шундый ук хисләр кичерергә язсын.

Алинә Хәбибуллина, тәрбияче

Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты (22.10.2014)

 

Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[12.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Россия көне» узды
[25.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Һади Такташның туган көне билгеләп үтелде
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Әтнә район Советының Рәхмәт хаты тапшырылды
[07.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[07.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле викторина үткәрелде
[19.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда 17 нче көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды
[05.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Район күләмендә «Аҗаган – 2021» хәрби-спорт уены узды
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Татар әдәбияты буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[30.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды