Сишәмбе, 09.12.2025, 17:50
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10906
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Июль ае, җәйге каникуллар ае булса да, күп кенә укучылар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен ул әдәби марафон ае да. 

1-21 июльдә үткәрелгән XXXII #ӘдәбиМарафон проектында катнашырга теләк белдереп 1000 гә якын гариза килгән иде. Проектның финалына 900 гә якын әдәбият сөюче барып җитте. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, күп милләтле Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән әдәбият сөючеләр бар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 96 | Өстәде: admin | Дата: 28.07.2025

Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар! Татар дөньясында иң популяр проектларның берсе булган XXXII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итүне башлыйбыз!

Әдәби марафонның җәй аенда үткәрелә торган этабында, узган еллардан аермалы буларак, балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, алар белән бергә аларның апа-абыйлары, әти-әниләре, әби-бабайлары да катнаша ала! Кулга татарча китап алып уку һәм тел байлыгын арттыру һәр гаиләдә иң яхшы гадәтләрнең берсе булырга тиеш, дип саныйбыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 114 | Өстәде: admin | Дата: 28.06.2025

2025 елның 21 июнендә иртән Казан шәһәренең Горький паркында IX «#СәламәтИртә» проектының финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге проект быел тугызынчы мәртәбә үткәрелде. Елдагыча проект 11-31 май көннәрендә үткәрелә, проект кысаларында иртән йокыдан торгач саф һавада паркта, стадионда яисә басу-кырда җиңелчә йөгереп кайтырга һәм үзеңдә шундый сәламәт яшәү рәвешен алып бару гадәтен формалаштыру сорала. Проектта быел да 100 дән артык кеше катнашырга теләк белдерде, аның күпчелеге финалга барып җитте (20-21 көн дәвамында катнашты).  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 72 | Өстәде: admin | Дата: 24.06.2025

Хөрмәтле #СәламәтИртә марафонында катнашучылар, сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар һәм сәламәт яшәргә омтылучылар!

2025 елның 11-31 май көннәрендә үткәрелгән IX #СәламәтИртә марафоны финалистларын игълан итәр һәм аларны Казанга финал тантанасына чакырыр вакыт җитте.

Быел #СәламәтИртә проектында Башкортостан Республикасыннан, Төмән өлкәсеннән, Пермь краеннан һәм Ханты-Мансийск автоном округыннан да катнашучылар булды. Иң актив районнар исемлегендә  Актаныш, Арча, Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Сарман, Яшел Үзән районнары, Казан шәһәре бар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 93 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2025

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

XXXI #ӘдәбиМарафон тәмам һәм аның нәтиҗәләре белән танышыр вакыт та җитте. 

2025 елның апрель аенда үткәрелгән әдәби марафонда катнашырга теләк белдереп 1879 гариза кабул ителде. 

Проектта катнашучылар 21 көн дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә үзләре укыган әдәби әсәрләрдән/китаплардан #ӘдәбиМарафон хэштегы белән 35 меңнән артык өзек урнаштырдылар.

Проектта Италия белән Төркиядән, Россиянең 21 төбәгеннән, Татарстанның 42 районыннан һәм Казан белән Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашты - 1600 дән артык китап укучы XXXI #ӘдәбиМарафон проектының финалисты/җиңүчесе булуга иреште.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 123 | Өстәде: admin | Дата: 02.05.2025

2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә агымдагы елның март аенда Интернет челтәрендә «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проекты үткәрелде. Проектның максаты -  татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру. Әлеге марафоннар фестивалендә үзләренең туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган 216 кеше катнашты.

Катнашучылар әзерләгән материалларны Ләбиб Лерон, Рамазан Кәбиров, Нәзирә Гыйззәтуллина, Эльвира Садреева, "Ирек мәйданы", "Сөембикә" һәм "Идел" журналы белгечләре бәяләде. Барлык эшләр арасыннан 168 кеше 6 тематик юнәлештә проектның финалисты һәм җиңүчесе буларак билгеләнде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 105 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2025

Бу атнада «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды - бәйгенең жюри әгъзалары Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы»нда бәйгегә килгән эшләрне бәяләделәр.

Белгәнегезчә, бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 103 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2025

2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә бүген Интернет челтәрендә «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проекты башланып китте. Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Фестивальдә туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган һәркем катнаша ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 88 | Өстәде: admin | Дата: 01.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының конференцияләр залында IV Россиякүләм "Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр" конференциясенең пленар утырышы үткәрелде (Фоторепортаж). Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләр проблемаларын тикшерү, чишелеш юлларын табу үткәрелә.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 54 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2025

2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») марафоннар фестиваленә гаризалар кабул итүне башлап җибәрә!

Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Фестивальдә туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган һәркем катнаша ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 192 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2025

1 2 3 ... 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә класстан тыш чара үтте
[06.10.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[04.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Юныс Әхмәтҗановның туган көне искә алынды
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз диплом белән бүләкләнде
[07.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Чарльз Диккенсның туган көне искә алынды
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгать Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[10.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфия күргәзмә эшләп куйды
[12.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбызга II дәрәҗә диплом тапшырылды
[14.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[23.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кул белән язу көне» билгеләп үтелде
[05.07.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унике яшь тулды
[13.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Россия көне билгеләп үтелде
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
2018 год объявлен годом Льва Толстого в РТ