Чәршәмбе, 19.03.2025, 04:56
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10361
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Быел "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенә килгән беренче гариза - Казан шәһәреннән. Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче татар-рус мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәҗитова әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша. Аның шәхси сайты "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә "бил алышачак".

Без шулай ук бәйгенең рәсми сайтындагы (http://konkurs.belem.ru) сораштыру нәтиҗәләре белән дә даими танышып барабыз. Әлегә тавыш бирүчеләр алай ук күп түгел, әмма инде хәзер үк, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, бәйгегә кертелгән яңа номинациядә катнашучылар саны шактый күп булачагы көтелә.

Искә төшерәбез, "Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала. Ә Интернет челтәрендә үз сайтлары булмаган татар шә ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 690 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2014

Татнетны үстерү фонды бу елның 5 нче февраленнән башлап "Татар иле" татар социаль челтәренең "Яңалыклар" сәхифәсен алып бара башлады. Әлеге эшләрне башкаруда Фондка Татнет волонтёрлары ярдәм итеп килә. Хәзер яңалыклар татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә инглиз телендә дә алып барылалар һәм фоторепортажлар белән дә баетылалар.

Әлегә яңалыкларның күпчелеге элеккегечә, авторлык хокукларын саклап, төрле чыганаклардан алына. Мәгълүмат урнаштырылган вакытта чыганакка сылтама күрсәтелә, мәкаләнең авторы хәбәр ителә.

Шул ук вакытта, Татнет волонтерлары ярдәме белән, дөньяның төрле почмагында эшләп килгән татар оешмалары һәм Татнетны үстерү фонды арасында элемтәләр урнаштырыла башлады. Киләчәктә әлеге оешмалар үз эшчәнлекләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә "Татар иле"ндә яктыртып бара алачаклар.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/44
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 466 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2014

Интернет челтәренең файдалы татар сегментын булдыручы хөрмәтле татнетчылар!

Инде бишенче ел рәттән, февраль аеның беренче җомга көннәрендә, "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе сезгә үзенең ишекләрен ача.

Быел бәйге бик үзенчәлекле, күп яңалыкларга һәм яңа мөмкинлекләргә бай. Шуңа күрә бәйгедә катнашырга гариза бирер алдыннан аермачык әлеге яңалык һәм бәйгенең Нигезләмәсе белән тулысынча танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Бу елдан башлап бәйгенең учредителе алышынды. "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төп оештыручы вазифасын Татнетны үстерү фондына тапшырды.

Үз чиратында без яңа ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 511 | Өстәде: admin | Дата: 10.02.2014

Татнетны үстерү фонды, быел кабул ителгән эш планы кысаларында, Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә актив эш башлап җибәрде.

Иң төп эш юнәлешләренең берсе - халыкны Татнет белән таныштыру. Сораштырулар һәм аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан халкы, шул исәптән татар яшьләре дә, татар сайтлары белән әлегә бик аз таныш. Татар телендә эшләп килгән күп кенә файдалы сайтлар игътибардан читтә калалар. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр. Шул сәбәпле, татар сайтларына эләкмиләр дә.

Әлеге максаттан, бүген, 5 февраль көнне, Татнетны үстерү фонды 12 нче санлы татар кызлар гимназиясе укучылары белән очрашты. Укучыларга Интернет челтәрендәге татар проектлары турында презентация тәкъдим ителде, Татнет тарихы сөйләнде, дәүләт җитәкчелеге д ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 556 | Өстәде: admin | Дата: 06.02.2014

2013 нче ел тәмамлану һәм яңа 2014 нче ел башлану уңаеннан 22 гыйнвар көнне Попечительләр советының чираттагы җыелышы узачагы турында без хәбәр иткән идек инде. Утырыш Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры бинасының киңәшмәләр залында үтте, киңәшмәгә Попечительләрнең күпчелеге килде.

Көн тәртибе буенча иң беренче булып Фондның учредителе һәм директоры Раил Гатауллин чыгышы тыңланды. Ул узган ел кабул ителгән план буенча эш үтәлеше турында мәгълүмат җиткезде. Кабул ителгән план буенча 2013 нче елда түбәндәге эшләр башкарылган:
  • Интернет челтәренең үз сегментларын (Рунет, Казнет һ.б.) үстерү өлкәсендә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлекләре өйрәнелгән;
  • Интернет челтәренең Татарстан һәм татар телле сегментлары ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 640 | Өстәде: admin | Дата: 02.02.2014

"Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә" дип язган халкыбызның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай. Чыннан да, нинди генә эшкә тотынсаң да, эшкә күңел биреп эшләргә кирәк!

Татнетны үстерү фонды да бөтен күңелен биреп Интернет челтәренең татар сегментын үстерү өстендә эш алып бара башлады. Ярты елдан артык вакыт дәвамында татар сайтлары барланып Татнет каталогына өстәлде, Россия һәм Татарстанның укытучылары һәм укучылары алдында татар интернет-проектлары турында чыгышлар ясалды, аларга кулланма материаллар әзерләнеп таратылды, "Татарстан", "Җирле үзидарә" һ.б. газета-журналларда татар интернеты турында аналитик мәкаләләр урнаштырылды, Г.Камал театрында зурлап "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде һ.б. Хәзерге вакытта "Татар иле" һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрендә Фондның рәсми сәхифәләре һәм а ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 581 | Өстәде: admin | Дата: 15.12.2013

« 1 2 ... 19 20 21
Эзләү
Календарь
«  Март 2025  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[10.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган-2016» хәрби-спорт уены узды
[06.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рус теле көне» узды
[09.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә әниләр, әби-апалар өчен концерт-тамаша куелды
[30.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Татар теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[28.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[12.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
6 нчы сыйныф укучылары элемтә бүлекчәсе һәм кибеттә экскурсиядә булдылар
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[17.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызлы сәгать» уены узды
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гаиләләр белән очрашу узды
[19.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[09.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Исереккә диңгез тубыктан» темасына сыйныф сәгате узды
[16.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Психолог мәктәбебез укучылары белән тренинг уздырды