Статистика
Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Блог
2024 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының (Казан, Универсиада авылы, 35) зур концертлар залында гөрләтеп "Әдәби марафон - 2024" проекты финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Тантанага финалистларны котларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җитәкчелеге дә килгән иде, алар, истәлекле бүләкләрдән тыш, үз министрлыклары исеменнән рәхмәт хатлары да тапшырдылар. Бүләкләүгә проектның партнерлары да кушылды, алар тантанага үз бүләкләрен алып килгәннәр иде.
...
Дәвамын укырга »
Соңгы берничә елда һәр ел саен әдәби марафон тантанасы алдыннан Татнетны үстерү фонды Әдәби марафон проектында катнашучыларга "Финал тантанасында кайсы язучыны/шагыйрьне/драматургны күрергә телисез?" дигән сорау бирә һәм әлеге анкета мәгълүматлары нәтиҗәсендә язучыларның рейтингын билгели. Бу юлы сораштыруда 1,6 меңгә якын кеше катнашты.
Түбәндәге исемлектә 370 тән артык исем арасыннан ТОП-50 авторны тәкъдим итәбез. Исемлек моннан алдагы рейтинг белән чагыштыруда бирелгән. Барлык авторларга да иҗади уңышлар теләп калабыз!
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, 2024 елның XXVI, XXVII, XXVIII һәм XXIX #ӘдәбиМарафон проекты финалистлары!
Сезне 2024 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының (Казан, Универсиада авылы, 35) зур концертлар залында үткәреләчәк #ӘдәбиМарафон проектының 2024 ел яңа сезоны финалистларын бүләкләү тантанасында көтеп калабыз! Чара 11:00 сәгатьтә башлана.
Тантанада Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусина (кызлары Миләүшә Закирова белән), Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илшат Вәлиев, яшь һәм талантлы җырчылар, күп кенә фестивальләрнең лауреатлары Сөмбел Харисова, Айзилә Гарифуллина, Рөстәм Егоров, Айнур Каюмов һ.б. катнашуы да көтелә.
...
Дәвамын укырга »
Әдәби марафон проектының яңа сезоны Татарстан тарихына әдәби әйдаманнары белән кереп калачак. Нәкъ менә әлеге шәхесләр интернет челтәрендә татар әдәбиятын популярлаштыруда, кешеләрдә татар әдәбиятына һәм татар теленә мәхәббәт уятуда олы, әйтеп бетергесез зур һәм мөһим эш башкаралар. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә Әдәби марафон проекты да үсә.
Әдәби әйдаманнарга әйдаманлык (лидер булу) сыйфатлары, заманча технологияләрне, интернет технологияләрне һәм социаль челтәрләрне татар телен саклау һәм үстерүдә дөрес куллана белү осталыгы, дустанәлек, татар әдәбиятына мәхәббәт, максатчанлык, дисциплинаны саклау, эшне алып бару тәртибе, тайм-менеджмент өлкәсендә яхшы белемнәр һәм башка бик күп яхшы сыйфатлар хас.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле китап укучылар, татар әдәбиятын сөючеләр һәм уңышка ирешергә омтылучылар!
Сезне 2024 елның Әдәби марафон сезонын тәмамлаган XXIX #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре белән таныштырабыз.
Бу марафонда әдәби әйдаманнар җитәкчелегендә Татарстан Республикасының 42 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 15 тәбәгеннән һәм Италия белән Үзбәкстаннан әдәбият сөючеләр катнашты.
Проектта катнашырга теләк белдереп 1800 гә якын кеше гариза тапшырган иде һәм 1600 гә якын кеше проектның финалына барып ирешә алды! Әлеге финалистларны чын күңелдән котлыйбыз!
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле китап сөючеләр, татар әдәбиятын укып кына калмыйча, аны дусларына һәм якыннарына тәкъдим итүчеләр, татар телен интернет киңлекләрендә таратучылар!
Җәй ае, каникуллар һәм отпусклар чоры булуга карамастан, 1-21 июльдә үткәрелгән XXVIII #ӘдәбиМарафон проектында катнашырга теләк белдерүчеләр саны 1000 нән артты! Әдәби марафонда балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, алар белән бергә аларның апа-абыйлары, әти-әниләре, әби-бабайлары, укытучылары һәм остазлары да катнашты.
...
Дәвамын укырга »
Бүген, 29 нчы июнь көнне, Казан шәһәренең Горький паркында иртә белән финалистларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Тантанага #СәламәтИртә марафонында һәм #СәламәтИртә йөгерүләрендә (2024) катнашучылар чакырулы иде.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле яшь рәссамнар, аларның остазлары – әти-әниләре, тәрбиячеләре һәм укытучылары!
Бу көннәрдә "Заманча шигъри әлифба" өчен рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды һәм без зур шатлык белән аның җиңүчеләрен игълан итәбез!
...
Дәвамын укырга »
Белем радиосы “Яңа тавышлар” дип исемләнгән яңа рубрика булдырды һәм ротациягә җырлар кабул итә башлады! Үз җырыңны таныту һәм тыңлаучылар санын арттыру өчен бу бик яхшы мөмкинлек!
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар!
Сезне 11-31 майда үткәрелгән VIII #СәламәтИртә марафонында уңышлы катнашуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз һәм финалистлар исемлеге белән таныштырабыз. Быел проектта Башкортостан Республикасыннан, Киров өлкәсеннән һәм Ханты-Мансийск автоном округыннан да катнаштылар һәм проектның финалына уздылар. Иң актив районнар исемлегендә Арча, Балык Бистәсе, Баулы, Әлмәт, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Теләче, Яшел Үзән районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре бар.
...
Дәвамын укырга »
Календарь
« Декабрь 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31