Дүшәмбе, 16.06.2025, 06:56
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10600
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Безнең музей

  Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе тарих укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы.
 
МУЗЕЙ ТАРИХЫННАН
 
Яңа бинага күчү барышында, коллектив мәктәпнең бер кабинетын музей итеп җиһазлау турындагы фикергә килә. Барысының да бу эшкә теләге зур булгангамы, кыска гына вакыт аралыгында музейда бик күп материал туплана. Бу эшкә бар тырышлыкларын җыеп укытучылар, укучылар, мәктәп җитәкчелеге кереште. Һәрбер алып киленгән әйбер, фотография, кулъязмалар музейда үз урынын ала барды.  Авыл халкы да, балаларның ата-аналары да бу эштә читтә калмады. Борынгы фотографияләр, кул эшләнмәләре,  эш кораллары, борынгы кием-салымнар белән бергә музейда авылыбыз, районыбызга бәйле шәхесләр тормышы турындагы истәлекләр, шәҗәрәләр, кулъязмалар да урын алды.
Музей мәктәптә  иң изге урын дисәк, ялгышмабыз. Ул  безнең туган төбәгебез, халкыбызның тормыш бизәкләре генә саклана торган урын  түгел, монда – бабаларыбыз рухы, аларның яшәеш чагылышы, хыяллары. Музей мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү процессында алыштыргысыз буын булып тора. Күренекле шәхесләр белән очрашулар, тәрбия сәгатьләре,  дәресләрнең  кайберләре музейда уза. Чөнки гаҗәеп бай стендлар, күргәзмә әсбаплар, аудио һәм видео язмалар бу дәрес һәм тәрбия сәгатьләрен тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк итә.
Түбән Көек мәдрәсәсенә нигез салган Ногман байга, укучылар төзегән нәсел шәҗәрәләренә, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга,  Югары Көек авылы кешесе, Муса Җәлил белән концлагерьда бергә утырган Мусин Галимҗанга, үзебезнең төбәктән чыккан спорт мастерларына, көрәшчеләргә багышланган стендлар музейда урын алган. Болардан тыш,  язучыларның, күренекле шәхесләрнең музейга тапшырган истәлекле бүләкләре, автографлары булган китаплар, шәхси әйберләре дә музей түрендә. Музейның аерым бер өлешен  XVIII–XIX гасыр өе күренеше алып тора. Мондагы  бай  күргәзмә әсбап укучыларга бу чор тормышын җанлы итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Әйтерсең, өй хуҗалары әле генә өйдән чыгып киткәннәр. Һәр җиһаз үз урынында, тормыш өчен кирәкле барлык нәрсә дә күрсәтелгән. Халыкның ни белән шөгыльләнгәннәрен дә, нәрсә җитештергәннәрен дә бу экспонатларны карагач белергә була.
Мәктәпнең төбәкне өйрәнү музее борынгыны өйрәнү урыны гына түгел, ул үткән чорны бүгенге белән бәйли торган күзгә күренмәс күпер дә.  Әйтергә кирәк, укучыларга тәрбия һәм белем бирүдә аның өлеше гаять зур.
 
МУЗЕЙ КУНАКЛАРЫ
  • Татарстанның беренче Президенты Шәймиев Минтимер Шәрип улы.
  • 1998-2012 нче елларда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, 2012-2013 нче елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, 2013 нче елның 23 нче августыннан Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы.
  • Фатыйхова Нәкыя Фатыйх кызы (Сәфәров Әсгать Әхмәт улының әнисе).
  • Генерал-полковник Ачалов Владислав Алексеевич.
  • Шагыйрә, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы.
  • Артистка, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры  музее директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы.
  • Адвокат, Татарстанның атказанган юристы, ТР адвокатлар коллегиясе әгъзасы Яхина Зөбәйдә Нургали кызы.
  • Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы.
  • Философия фәннәре кандидаты, Россия дәүләт аграр читтән торып уку университетының (РГАЗУ) табигый ресурслар экспертизасы кафедрасы доценты Хисмәтуллина Йолдыз Рәхимҗан кызы.
  • Әтнә муниципаль районы хәкимияте башлыгы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы.
  • Башлангыч сыйныф укытучылары өчен уздырылган регионара семинарда катнашучылар.
  • Әтнә районы мәктәп җитәкчеләре, укучылары.
  • Мәктәбебез укучылары.

 

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе
Сәфәров Әсгать Әхмәт улы

Генерал-полковник Ачалов Владислав Алексеевич
(13.11.1945-23.06.2011)


Мәктәп музеена кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Туган якны өйрәнү музее бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!

Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык күгәрчене» акциясендә катнаштылар
[12.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 3 нче урын яулады
[30.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[25.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
[21.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз район бәйгесендә катнашты
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Туган (татар) тел буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[09.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Сугыш урлаган балачак
[19.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без экстремизмга каршы» дигән темага сыйныф сәгате узды
[07.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[24.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныфында ачык дәрес узды
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[11.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдуллаҗан абый белән очрашу уздырылды
[15.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 13 нче көн