Шимбә, 09.05.2026, 17:19
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына дүрт ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 867 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2015

2015 нче елның 22 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне биш укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашырга тантанага укытучылары, әти-әниләре килде.


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы чыгарылыш укучыларын бүгенге истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1124 | Өстәде: admin | Дата: 23.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 21 нче көне «Барлык юллар да кайчан булса да тоташа» исеме астында узды. 2015 нче елның 23 нче июнендә лагерьны ябу тантаналы линейкасы булды. Бу тантанага без ветеран укытучылар Сафина Зәлфирә һәм Сафина Рәфинә апаларны чакырдык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 876 | Өстәде: admin | Дата: 23.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 20 нче көне «Әкиятләр илендә» исеме астында узды. 2015 нче елның 22 нче июнендә балалар бакчасы балалары белән берлектә Сабантуй үткәрдек. Көнебез сизелми дә узып китте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1005 | Өстәде: admin | Дата: 22.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 19 нчы көне «Сәламәт тәндә сәламәт акыл!» исеме астында узды. 2015 нче елның 21 нче июнендә фельдшер белән очрашу узды. «Күңелле стартлар» уены, плакатлар ясау оештырылды. Көннең икенче яртысында Сабантуйга бирнә җыйдык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 762 | Өстәде: admin | Дата: 21.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 18 нче көне «Күренекле шәхесләр» исеме астында узды. 2015 нче елның 20 нче июнендә туган ягыбызның күренекле шәхесләрен барладык. Сибгат Хәким (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) музеена интернет-сәяхәт, Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында урнашкан СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1962), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), шагыйрь Самат Шакир (Шакиров Самат Фәтхрахман улы) музеена сәяхәт иттек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 767 | Өстәде: admin | Дата: 20.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 17 нче көне «Театр яктылыкка, нурга илтә» исеме астында узды. 2015 нче елның 19 нчы июнендә «Театр сәхнәсендә очрашулар» иҗади уены үткәрелде, «Әтнә театрының тарихы» исемле презентация каралды, хезмәт һәм сугыш ветераннары белән очрашу уздырылды.

 

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 675 | Өстәде: admin | Дата: 19.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 16 нчы көне «Без яшь юлчылар» исеме астында узды. «Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?» интеллектуаль уены, «Любознайка» викторинасы, җырлы-биюле уен буенча мастер-класс оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 671 | Өстәде: admin | Дата: 18.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 15 нче көне «Азатлык. Көч. Батырлык!» исеме астында узды. 2015 нче елның 17 нче июнендә «Гиннес рекордлары» көне уңаеннан тантаналы линейка, «Иң-иң-иңнәр...», «Слабо», «Син шулай булдыра аласыңмы?» конкурслары оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 743 | Өстәде: admin | Дата: 17.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның 14 нче көне «Барыбыз бергә» исеме астында үткәрелде. Табигать кочагына экскурсия ясадык, дару үләннәре җыйдык. Балык тоттык, уха пешердек. Иң күп һәм иң зур балык тотучы Әхмәдуллин Азат булды. Көнебез бик күңелле үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 745 | Өстәде: admin | Дата: 16.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 13 нче көне «Кулга-кул тотыныйк, дуслар!» исеме астында узды. 2015 нче елның 15 нче июнендә «Бөтен дөнья балалары тынычлык яклы!» темасына презентация-аңлашу оештырылды, отрядлар арасында рәсем һәм аппликация конкурсы үткәрелде. Әкиятләр сәхнәләштердек. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләдек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 717 | Өстәде: admin | Дата: 15.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 12 нче көне «Иләкләп, чиләкләп, пәрәмәчкә, коймакка ...» исеме астында узды. «Китап киштәләре»нә күзәтү ясадык, «Яңгырны сәламләү» ритуалын өйрәндек. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләргә дә онытмадык.

 

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 678 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 11 нче көне «Рухи мирас» исеме астында узды. «Татарстан – Бөек Болгар оныгы» темасына конкурс үтте. Риторика буенча мастер-класс үткәрелде, отрядларга бүленеп аппликация ясадык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 621 | Өстәде: admin | Дата: 13.06.2015

1 2 3 ... 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2026  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[18.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты III урын алды
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булдылар
[04.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме уздырылды
[22.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә III урынга лаек булды
[02.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[13.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[24.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатында катнаштылар
[24.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышлары үтте
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[23.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Туган якка солдат сәламе» исемле кичә үткәрелде
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте