Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Төп бит » 2014/2015 нче уку елы яңалыклары
2014 нче елның 22 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Федерациясенең Пенсия фондына багышланган тәрбия сәгате булып узды. Укучыларыбыз пенсиянең тарихы, аның төрләре турында күп кенә мәгълүмат белән таныштылар. Әлеге темага уздырылган сөйләшү укучыларыбыз өчен үзенчәлекле һәм файдалы булды.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 18 нче октябрендә 1998 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол буенча район беренчелегенә ярышта Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IV урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 15 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы җитәкчелегендә мәктәп күләмендә Хәтер көне билгеләп үтелде.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IX спартакиаданың Әтнә муниципаль районы 1998 елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән ярышларда кул көрәше буенча II, гер спорты буенча I урынны яулап кубок алды. Аерым укучыларга килгәндә, гер спорты буенча Гәрәев Илназ (65 килограммга кадәр) һәм Фәтхрахманов Илмир (65 килограммнан югары) 1 нче урын; кызлар арасында кул көрәше буенча Хафизова Әминә (55 килограммга кадәр) 1 нче урын, Мәрданова Лилия (55 килограммнан югары) 2 нче урын; егетләр арасында Садриев Ислам (65 килограммнан югары) 2 нче урынны яуладылар.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 10 нчы октябрендә районкүләм педагогик конкурсның «Остазыма чиксез рәхмәтле» номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы I урын яулады һәм грамота белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
Шушы көннәрдә V дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды . Финалга чыккан интернет-проектлар арасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең дә сайты бар.
2014 нче елның 6 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның әбиләре, дәү әниләр һәм ветеран укытучылар чакырылган иде. Укучылар тарафыннан концерт куелды, өлкәннәр үзләре дә чыгыш ясады. Бәйрәм табын артында дәвам итте.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IX спартакиаданың Әтнә муниципаль районы егетләр һәм кызлар арасында үткәрелгән классик шахмат ярышлары буенча IV урын алды.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 26 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ашыт» заказнигы хезмәткәрләре белән очрашу булды. «Марш Парков - 2014» конкурсында 1 нче урын алган 10 нчы сыйныф укучысы Фәтхрахманов Илмир Рәшит улы диплом һәм фотоаппарат белән бүләкләнде. Биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызына рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Республика күләмендә алынган призлы урын турында тулырак...
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 18 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә бәрәңге алу өмәсе оештырылды, кишер һәм чөгендер уңышы җыеп алынды.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 5 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына «Финанс грамоталылык көне» буенча Түбән Көек авыл җирлеге баш бухгалтеры Садыйкова Гөлфирә Зиннур кызы чыгыш ясады.
...
Дәвамын укырга »