Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Төп бит » 2014/2015 нче уку елы яңалыклары
Рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә призер булды (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы ). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 23 нче декабрендә IX Спартакиада кысаларында Әтнә районы егетләре арасында үткән мини-футбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы IV урын алды.
...
Дәвамын укырга »
Татар теле һәм әдәбияттан үткәрелгән олимпиаданың район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Галиәхмәтова Дилә әдәбияттан җиңүче, Аскарова Диләрә призер, татар теленнән Галиәхмәтова Дилә призер булдылар (укытучылары Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы ). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
...
Дәвамын укырга »
Технология буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Чулпан җиңүче булды (укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы ). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
...
Дәвамын укырга »
«Җиңү күгендә» дип исемләнгән иҗади конкурсның район турында катнашып, «Иң яхшы реферат» номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Фәтхрахманов Илмир II урын, «Иң яхшы рәсем» номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Кадыйров Илсаф һәм 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Чулпан II урыннарны алып, грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 12 нче декабрендә IX Спартакиада кысаларында Әтнә районы буенча үткәрелгән баскетбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы II урын алды. Уңышлар телибез аларга!
...
Дәвамын укырга »
Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Акция Россиянең Мәгариф һәм Элемтә министрлыклары белән берлектә, IT-компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә билгеләнгән информатика көненә багышлап үткәрелә.
Безнең мәктәбебездә дә 11 нче сыйныф укучыларына «Час кода в России» дип исемләнгән информатика дәресе уздырылды. Дәреснең максаты укучыларда информацион технологияләргә карата кызыксыну уяту.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 11 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм авылның китапханәсендә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен, инвалидлар ункөнлегенә карата язучы һәм драматург, Татарстанның халык шагыйре (2001), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1995), М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры (1988) Фәнис Гатаулла улы Яруллин [9 нчы февраль, 1938 нче ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 9 нчы декабрь, 2011 нче ел, Казан] иҗатына багышланган «Саулыгың какшаса да, рухың какшамасын» дигән әдәби кичә булып узды.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 10 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия сәгатьләрендә Геройлар көненә карата чаралар үтте.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 9 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан 6 нчы сыйныфта «Без коррупциягә каршы» темасы буенча ачык тәрбия сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе – Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы. Чарада район прокуроры урынбасары Сабиров Шамил Гайсович, район советы аппараты җитәкчесе Галәветдинова Гөлнара Ревалевна һәм коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Фәтхуллина Лилия катнашты.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм авыл китапханәсендә 9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата күргәзмә эшләп куелды.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга Чечняда хезмәт иткән авылдашыбыз Әхмәдуллин Марат Мансур улы килде. Ул укучыларның сорауларына җаваплар бирде, үзенең хезмәт юлы турында сөйләде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга алты ел тулды.
...
Дәвамын укырга »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31