Шимбә, 11.05.2024, 10:50
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9503
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2015 нче елның 21 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары мәктәп музеена сәяхәт иттеләр. Музейда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата төзелгән почмак белән таныштылар. Хәтер китабыннан авылдашларының исемнәрен эзләделәр. Үзләре дә сугыш турында шигырьләр укыдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 925 | Өстәде: admin | Дата: 21.01.2015

Район мәктәпләре арасында үткәрелгән «Кар шәһәрчеге» конкурсында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы «Иң матур кар сыннары» номинациясендә җиңүче булды һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 574 | Өстәде: admin | Дата: 13.01.2015

2015 нче елның 6 нчы гыйнварында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы II урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 578 | Өстәде: admin | Дата: 12.01.2015

2015 нче елның 4 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Нуриев Айрат, Василов Илнур, Мөхетдинов Илфир һәм 7 нче сыйныф укучысы Шәяхмәтов Ильяр «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия укучылар кышкы фестиваленең Региональ этабында катнаштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 795 | Өстәде: admin | Дата: 12.01.2015

2014 нче елның 29 нчы декабрендә авыр атлетика буенча 1998-2001 нче елгы яшьләр арасында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә уздырылган ярышта Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары зур уңышларга иреште. 44 килограммга кадәр авырлыкта Шакирова Дилә, 50 килограммга кадәр авырлыкта Гәрәев Илназ, 53 килограммга кадәр авырлыкта Мәрданова Лилия, 56 килограммга кадәр авырлыкта Нуриев Альберт, 60 килограммга кадәр авырлыкта Аскарова Диләрә, 94 килограммнан югары авырлыкта Фәтхрахманов Илмир 1 нче урыннарны, 48 килограммга кадәр авырлыкта Закирова Язилә, 56 килограммга кадәр авырлыкта Заһидуллин Илфир 2 нче урыннарны, 50 килограммга кадәр авырлыкта Аканашев Азат 3 нче урынны алдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 741 | Өстәде: admin | Дата: 09.01.2015

2015 нче елның 6 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Йолдызчык» кышкы ял һәм сәламәтләндерү мәктәп яны лагерена йөрүчеләр районыбыз үзәгендә урнашкан боз шәһәрчегенә тау шуарга бардылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 549 | Өстәде: admin | Дата: 06.01.2015

2015 нче елның 5 нче гыйнвары Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Йолдызчык» кышкы ял һәм сәламәтләндерү мәктәп яны лагеренда «Зарарлы гадәтләргә вакытыбыз юк» исеме астында үтте. Балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан күңелле уеннар үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 893 | Өстәде: admin | Дата: 05.01.2015

2015 нче елның 4 нче гыйнварында Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан музейга сәяхәткә бардык. Мәктәп ишеген ачып керүгә музей җитәкчесе Зилә апа безне якты йөз белән каршы алды. Ә инде музейга килгәндә, үзебезне ниндидер бер сихри дөньяга аяк баскан кебек хис иттек. Бүлмәдә якты, тыныч атмосфера хөкем сөрә. Әлеге музей безнең күренекле якташыбыз мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани (Шиһабетдин бин Бәһәүтдин Мәрҗани) [16 нчы гыйнвар, 1818 нче ел — 15 нче апрель, 1889 нчы ел] истәлегенә багышланган. Укучыларыбыз аның тормышы, иҗат юлы хакында тирәнтен таныштылар. Бүгенге көн укучыларыбыз өчен истәлекле көн булып калыр дип ышанып каласыбыз килә.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1083 | Өстәде: admin | Дата: 04.01.2015

2015 нче елның 3 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең кышкы лагеренда Җиңүнең 70 еллыгына багышлап «Күңелле стартлар» уены үткәрелде. Һәр укучы әлеге уенда бик теләп катнашты. Уеннар берсеннән-берсе күңелле, үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Укучылар арасында әлеге темага багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. Бүгенге көн укучыларыбыз өчен аеруча да күңелле узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 766 | Өстәде: admin | Дата: 03.01.2015

2014 нче елның 29 нчы декабрендә Татарстан АССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957, 1959), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1968), ТАССРның халык язучысы (1986) Нәкый Исәнбәтнең (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) [29 нчы декабрь, 1899 нчы ел (яңа стиль белән 10 нчы гыйнвар, 1900 нчы ел) — 15 нче сентябрь, 1992 нче ел] тууына 115 ел тулуга багышлап, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән әдәби кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче Шәрәфиева Гөлфия һәм 4 нче сыйныфлар укытучысы Шакирова Венера оештырды. 4 нче сыйныф укучылары Нәкый Исәнбәтнең шигырьләрен сәхнәләштерде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 675 | Өстәде: admin | Дата: 29.12.2014

2014 нче елның 27 нче декабре кичендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 нче сыйныф укучылары катнашында яңа ел бал-маскарады үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 871 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2014

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.


Яңа 2015 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 753 | Өстәде: admin | Дата: 27.12.2014

Укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре көче белән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә кышкы шәһәрчек төзелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 787 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2014

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[12.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар узды
[26.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[04.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[06.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унбер ел тулды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика укытучыларының район семинары узды
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде
[09.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз республика проектында катнаштылар
[19.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика»
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Яшьләр профсоюзны сайлый» исемле чара уздырылды
[07.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[18.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесендә катнаштылар