Сишәмбе, 19.03.2024, 13:30
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9401
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Район мәктәпләреннән килгән бер төркем укытучылар мәгариф бүлеге җитәкчелегендә мәктәпләрнең тәҗрибә участокларына анализ ясады. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе бакчасында җәй буена эш гөрләде. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде.



Мәктәп яны тәҗрибә участокларына анализ турында тулырак...
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 657 | Өстәде: admin | Дата: 29.07.2013



Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан мәктәп тәҗрибә участоклары арасында үткәрелгән бәйгедә 2012 нче ел нәтиҗәләре буенча Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе тәҗрибә участогы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы грантына ия булды.



Белем бирү учреждениеләре өйрәнү-тәҗрибә участокларының республика конкурсы нәтиҗәсе турында тулырак...

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 598 | Өстәде: admin | Дата: 28.07.2013



Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына ике ел булды.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 666 | Өстәде: admin | Дата: 03.07.2013



Шулай итеп, тынгысыз, шау-шулы 21 көн артта калды. Әле кайчан гына лагеребыз балаларның тавышы белән яңгырап торса, бүген инде «саубуллашу көне». Барыбызның да йөзләре моңсу, беребезнең дә аерылышасы килми. Шушы вакыт эчендә барыбыз тагын да дуслашып-туганлашып өлгергән идек. Көнебез тантаналы лагерь сменасын ябу линейкасы белән башланып китте. Линейкада бүгенге көннең планлаштырган эшләре белән таныштык. Алда безне пенсионер укытучы, сугыш арты баласы һәм күп еллар пионер вожатый булып эшләгән Зәлфирә апа белән очрашу, шашлык көтә иде. Зәлфирә апа очрашуга бик зур әзерлек белән килгән. Ул мәктәп музеена пионериянең символлары – кызыл галстук һәм күп төрле значоклар бүләк итеп калдырды. Без алдан ук Зәлфирә апага сораулар әзерләдек, ул аларга бик теләп җавап бирде. Ул безнең белән яшьлегенә әйләнеп кайтып, хәтирәләрен яңартты. Зәлфирә апа безгә кушылып пионер җырларын җырлады, уеннар уйнады. Бу очрашу барыбызның да күңелләрендә тирән эз калдыргандыр дип уйлыйм.
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 720 | Өстәде: admin | Дата: 24.06.2013



Бүген 22 нче июнь. Лагерьда бүгенге көн Хәтер көне дип игълан ителде.

Июнь ае. Кызлар печән җыя.
Пакуслары очсыз-кырыйсыз.
Офыкларда – афәт балкышлары,
Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,
Карамагыз, кызлар, ул якка.   
Күз яшьләре көтә сезне таңда,
Аерылышулар көтә озакка.


1941 нче ел. 22 нче июнь таңы. Бөтен кеше татлы йокыда. Менә шундый тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Көнебезнең беренче өлешендә бу темага бик күп сөйләшенде, сугышта булган әби-бабаларыбызны искә алдык, презентация  һәм кинофильм карадык. 
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1632 | Өстәде: admin | Дата: 22.06.2013



Көннәр аккан судай сизелмичә үтеп бара. Шулай итеп, лагерьның 19 нчы көнен йомгакладык. Көнебез гадәттәгечә иртәнге линейка һәм музыка астында гимнастикадан башланып китте. Алда безне мәктәп яны тәҗрибә участогында эш көтә иде. Без бик теләп суган, кишер, чөгендер түтәлләрен чүп үләннәреннән арындырдык, чәчәклекләргә су сиптек, кабак, борыч төпләрен өйдек.  

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә − эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.


План буенча бүгенге көн «Минем пионериям!» темасына багышланган иде, ләкин очрашуга кунагыбыз килә алмау сәбәпле, аны 23 нче июньгә күчердек. Бакчадан арып-талып, сусап кергәннән соң, ашханәгә кереп тамак ялгадык һәм калган вакытта пионериягә багышланган җырлар җырладык!!!
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1046 | Өстәде: admin | Дата: 21.06.2013



Балаларга тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү алыштыргысыз зур урын алып тора. Билгеле булганча, туган илгә мәхәббәт, хакыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, гомумән укучыларда милли үзаң, уңай караш тәрбияләүдә музейлар зур әһәмияткә ия. Чөнки аларда һәркемнең күңеленә якын булган тарихи экспонатлар, халкыбызның рухи һәм матди культурасы, бүгенгесен һәм данлы үткәнен чагылдыручы кыйммәтле материаллар туплана. Әнә шул хәзинәләрне тәрбияви максатта уңышлы файдалану − музейларның мөһим бурычы. Шул уңайдан без дә район үзәгендә урнашкан «Туган якны өйрәнү музеенда» булдык. Үзебезгә бик күп файдалы мәгълүмат тупладык.
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1377 | Өстәде: admin | Дата: 20.06.2013



Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Татар халкының гореф-гадәтләренә тугъры калып, без дә үзебезнең мәктәп лагерында бу бәйрәмне оештыруны күркәм бер традициягә әйләндереп барабыз. Татар халкы бу бәйрәмне болыннар, урман аланнары, яшел чирәмле матур җирләрдә үткәрә. Бәйрәм буласы мәйданны матур итеп бизибез. Ярышның һәр төре өчен урынны алдан ук әзерлибез. Бәйрәмдә төрле ярышлар оештырыла. Без дә чын Сабантуйдан калышмадык, барлык уен төрләрен оештырырга тырыштык: чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кул көрәштерү һәм башкалар. Кыскасы, бәйрәмебез бик күңелле рухта узды. Килгән кунакларыбыз бәйрәмнән канәгать булып киткәннәрдер дип ышанып калабыз.
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 994 | Өстәде: admin | Дата: 19.06.2013



Туган як – сандык, зәңгәр күк –
Өстендәге сырмасы…
Сандыкта яткан сөлгеләр –
Һәркайсы бер җыр башы, – дип язган Сибгат Хәким (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) үзенең туган ягы турында. Без дә укучылар белән якташыбызның туган авылы Күлле Кимедә һәм мәктәп бинасында урнашкан музеенда булдык. Без аның турында бик күп төрле яңалыклар белдек, ул үзен «Җир кешесе» дип атый торган булган. Без моның ачык мисалын аның шигырьләрендә күрә алабыз:

Бөтенләем белән Җирнеке мин,
Минем барлык нәсел-нәсәбем –
Игенчеләр. Җирдән төртеп чыга
Һәрбер юлым, һәрбер әсәрем.

Без музейдан туган ягыбыз белән горурлану хисләре белән әйләнеп кайттык!!!


... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 2068 | Өстәде: admin | Дата: 18.06.2013



Бүгенге көнне тулаем Сабантуйга әзерлек эшләренә багышладык. Иртәнге линейка һәм гимнастикадан соң, тамак ялгадык һәм авыл буенча бирнә җыярга чыгып киттек. Җырлар җырлап, теләкләр теләп шактый гына бүләкләр җыйдык һәм 19 нчы июньдә булачак Сабантуйга авыл халкын да чакырдык.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 560 | Өстәде: admin | Дата: 17.06.2013



Вакыт аккан судай сизелми дә... Лагерьның ундүртенче көне дә төгәлләнде. Иртәдән «Гиннес рекордлары» көне уңаеннан тантаналы линейка узды һәм бүгенге көннең планлаштырган эш-чаралары белән таныштык. Алда безне «Иң-иң-иңнәр...», «Слабо», «Син шулай булдыра аласыңмы?» конкурслары көтә иде. Конкурсларның җиңүчеләрен ачыкладык һәм аларны тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләдек. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 512 | Өстәде: admin | Дата: 16.06.2013



Лагерьның унөченче көне хәтеребезгә Балтач районы Карадуган авылында урнашкан герой-шагыйрь Муса Җәлил музеена бару белән кереп калыр. Юлыбыз шактый ерак булса да, төшенкелеккә бирелмәдек, чөнки безне анда бик үзенчәлекле музей, аның экспонатлары көтеп тора иде. Беренче телевизор, фотоаппарат, кәрәзле телефонны күреп без таң калдык. Музей үзе кечкенә генә булса да, ул бик бай һәм мавыктыргыч.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1071 | Өстәде: admin | Дата: 15.06.2013



Бүген безне чираттагы сәяхәт көтә иде. Габдулла Тукайны искә алу максаты белән Яңа Кырлай авылына юл тоттык. Без яңадан Габдулла Тукай турында булган белемнәребезне ныгыттык, кинофильм карадык һәм кечкенә Апушның тормышына өлеш керткән Сәгъди абыйның йортында да булырга өлгердек.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1462 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2013

1 2 3 ... 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Технология буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[16.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 2 нче урын алды
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә әфганчылар белән очрашу узды
[18.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәт итү көне» узды
[18.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте
[05.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Әйләнә-тирә мөхитне саклау көне» узды
[07.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[13.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Очрашулар көне» узды
[19.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә шахмат җыелмалары тапшырдылар
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[28.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Татарча диктант» акциясе узды