| Шулай итеп, тынгысыз, шау-шулы 21 көн артта калды. Әле кайчан гына лагеребыз балаларның тавышы белән яңгырап торса, бүген инде «саубуллашу көне». Барыбызның да йөзләре моңсу, беребезнең дә аерылышасы килми. Шушы вакыт эчендә барыбыз тагын да дуслашып-туганлашып өлгергән идек. Көнебез тантаналы лагерь сменасын ябу линейкасы белән башланып китте. Линейкада бүгенге көннең планлаштырган эшләре белән таныштык. Алда безне пенсионер укытучы, сугыш арты баласы һәм күп еллар пионер вожатый булып эшләгән Зәлфирә апа белән очрашу, шашлык көтә иде. Зәлфирә апа очрашуга бик зур әзерлек белән килгән. Ул мәктәп музеена пионериянең символлары – кызыл галстук һәм күп төрле значоклар бүләк итеп калдырды. Без алдан ук Зәлфирә апага сораулар әзерләдек, ул аларга бик теләп җавап бирде. Ул безнең белән яшьлегенә әйләнеп кайтып, хәтирәләрен яңартты. Зәлфирә апа безгә кушылып пионер җырларын җырлады, уеннар уйнады. Бу очрашу барыбызның да күңелләрендә тирән эз калдыргандыр дип уйлыйм.
|
Көннең икенче өлеше табигать кочагында
шашлык пешереп үтте. Эх....тагын берәр атнага озынайтсалар иде лагерьны
дип теләдек барыбыз да. Сагындырачак лагерь үзенең походлары,
экскурсияләре, уеннары, конкурслары һәм тәмнүшкәләре белән. Сау бул,
лагерь! Икенче елга очрашканга кадәр!!! |