| Лагерьның унөченче көне хәтеребезгә Балтач районы Карадуган авылында урнашкан герой-шагыйрь Муса Җәлил музеена бару белән кереп калыр. Юлыбыз шактый ерак булса да, төшенкелеккә бирелмәдек, чөнки безне анда бик үзенчәлекле музей, аның экспонатлары көтеп тора иде. Беренче телевизор, фотоаппарат, кәрәзле телефонны күреп без таң калдык. Музей үзе кечкенә генә булса да, ул бик бай һәм мавыктыргыч.
|