Пәнҗешәмбе, 30.01.2025, 04:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10195
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Шулай итеп, тынгысыз, шау-шулы 21 көн артта калды. Әле кайчан гына лагеребыз балаларның тавышы белән яңгырап торса, бүген инде «саубуллашу көне». Барыбызның да йөзләре моңсу, беребезнең дә аерылышасы килми. Шушы вакыт эчендә барыбыз тагын да дуслашып-туганлашып өлгергән идек. Көнебез тантаналы лагерь сменасын ябу линейкасы белән башланып китте. Линейкада бүгенге көннең планлаштырган эшләре белән таныштык. Алда безне пенсионер укытучы, сугыш арты баласы һәм күп еллар пионер вожатый булып эшләгән Зәлфирә апа белән очрашу, шашлык көтә иде. Зәлфирә апа очрашуга бик зур әзерлек белән килгән. Ул мәктәп музеена пионериянең символлары – кызыл галстук һәм күп төрле значоклар бүләк итеп калдырды. Без алдан ук Зәлфирә апага сораулар әзерләдек, ул аларга бик теләп җавап бирде. Ул безнең белән яшьлегенә әйләнеп кайтып, хәтирәләрен яңартты. Зәлфирә апа безгә кушылып пионер җырларын җырлады, уеннар уйнады. Бу очрашу барыбызның да күңелләрендә тирән эз калдыргандыр дип уйлыйм.
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 767 | Өстәде: admin | Дата: 24.06.2013

Эзләү
Календарь
«  Июнь 2013  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгать Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[30.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Татар балалар журналы «Ялкын»ның беренче саны чыгуга 93 ел тулды
[29.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды
[09.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[29.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 4 нче көн
[24.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[08.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 6 нчы көн
[06.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелде
[07.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия чарасы узды
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[11.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Әтнә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды