Статистика
Онлайн барлыгы: 4 Кунаклар: 4 Кулланучылар: 0
|
| Шулай итеп лагерьның алтынчы көнен йомгакладык. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланып китте. Көн яңгырлы булу сәбәпле, бүгенге планлаштырган чаралар бина эчендә үтте. Иртәнге аштан соң, спортзалга «Күңелле стартлар» ярышына җыйналдык. Йөгереп, уйнап арыгач, өстәл уеннарына чират җитте. Кемдер шашка-шахмат уйнады, кемдер өстәл теннисын үз итте. Рауза апаның тәмле пилмәннәрен авыз иткәч, авылыбыз мәчетенә юл алдык. Анда без коръән китабы белән таныштык, вәгазь тыңладык һәм авылыбыз имамыннан дин дәресләренә йөрүгә чакыру алдык. Без бу чакыруга бик теләп ризалаштык һәм алдагы көннәрдә гарәп каллиграфиясенә төшенәчәкбез! Бүгенге көн белән без бик канәгать.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|