| Шулай итеп лагерьның 10 нчы көнен дә төгәлләдек. Бу көн укучыларның хәтеренә Иске Казанга сәяхәткә бару белән кереп калыр. Иске Казан музее тарихи истәлекләргә, экспонатларга бик бай. Музей 4 бүлектән тора: милли хәзинә, күңел бизәкләре, хезмәт кораллары, мәгърифәт нуры. Музейдан соң без Изгеләр чишмәсенә юл алдык: анда чишмәдән су эчтек, теләкләр теләдек, сәдака салдык. Сәяхәт барыбызның да күңеленә хуш килде!
|