Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
 |
2024 нче елның 15 нче ноябрендә Казан шәһәре Совет районы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип исемләнгән X төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Анда мәктәбебез укучылары Кадыйрова (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) һәм Рәхмәтуллина (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) катнаштылар. Кадыйрова лауреат булды, диплом белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәммәтгалиев Б. «Укучы әни – укучы ил» конкурсында катнашып, район турында 3 нче урын алды һәм район мәгариф бүлегенең дипломы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 25 нче октябрендә Профсоюзда актив эшчәнлеге өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучысы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе Мактау грамотасы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Укучыларыбыз, командаларга бүленеп, үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр. Һәр сыйныф концерт номеры куйды, яшелчәләрдән композиция әзерләде. Ахырдан бәйрәм табын артында дәвам итте. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 7 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 4 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Заһидуллина Розалия Әхәт кызы Әтнә районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 4 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә үзидарә көне булды. 8-9 нчы сыйныф укучылары үзләрен укытучы буларак сынап карадылар. Яшь укытучылар да, аларның укучылары да бик канәгать калдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәм тантанасына барлык укучыларның әби-бабайлары, дәү әниләре, шулай ук ветеран укытучылар, хезмәткәрләр чакырылды, алар хөрмәтенә концерт куелды. Бәйрәм табын артында дәвам итте. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 25 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз атналыгы кысаларында профком рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Без профсоюз турында нәрсәләр беләбез?» дигән темага уен–дәрес үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.
|
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр катнаштылар. Пленар утырыш барышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр катнаштылар. Пленар утырыш барышында яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен Түбән Көек мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Сафина Рәфинә Фаил кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» мактау билгесе белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Август конференциясе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында башланып китте. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|