Якшәмбе, 06.09.2026, 08:02
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2025 нче елның 24 нче апрелендә ЮИД отряды район күләмендә узган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында катнашып кайтты. Укучыларыбыз «Иң тапкыр отряд» («Самый находчивый отряд») номинациясенә ия булдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 183 | Өстәде: admin | Дата: 28.04.2025

2025 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Габдулла Тукай туган көнгә карата 7-9 нчы сыйныф укучылары командалары арасында «Тамчы – шоу» интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда дуслык җиңде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 219 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2025

Бүген, 2025 нче елның 25 нче апрелендә, Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» узды. «Җиңү диктанты» батырлык һәм ватанпәрвәрлек истәлеге символына әверелде. Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырыла торган әлеге чара киләчәк буыннарга Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне сакларга һәм тапшырырга тиеш. «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясендә 8-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар коллективы катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 173 | Өстәде: admin | Дата: 25.04.2025

2025 нче елның 5 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында 1 нче сыйныф укучылары «Халык вокаль ансамбле» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 202 | Өстәде: admin | Дата: 09.04.2025

2025 нче елның 4 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Аҗаган» уены узды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 175 | Өстәде: admin | Дата: 09.04.2025

2025 нче елның 5 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында Рәхмәтуллиннар гаиләсе «Осталарның гаилә династиясе» номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломант булды (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 134 | Өстәде: admin | Дата: 08.04.2025

2025 нче елның 5 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында «Яшьлек» коллективы «Театраль иҗат» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчеләре Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы, Кадимова Сөмбел Мулланур кызы, Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 206 | Өстәде: admin | Дата: 08.04.2025

5 апреля 2025 года на базе нашей школы был проведён тотальный диктант. В мероприятии участвовали 10 человек.

Тотальный диктант – ежегодное образовательное мероприятие, организуемое с 2004 года в России и разных странах мира с целью популяризации грамотности.
Представляет собой диктант для всех желающих проверить свои знания на русском языке.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 161 | Өстәде: admin | Дата: 07.04.2025

География атналыгының 4 нче көнендә 5-8 нче класс укучылары арасында «Өзек чылбыр» уены уздырылды. Җиңүче – Шакирова.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 147 | Өстәде: admin | Дата: 05.04.2025

География атналыгының 3 нче көнендә 5-6 нчы класс укучылары арасында «Географик сукмак» уены үткәрелде. Җиңүче – 6 нчы класс укучылары.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 140 | Өстәде: admin | Дата: 04.04.2025

География атналыгының икенче көнендә 7-9 нчы класс укучылары белән «География + юмор» шаян географик викторина уздырылды. Җиңүчеләр: Рәхмәтуллина – 1 нче урын, Шакирова – 2 нче урын, Кадыйрова һәм Гыймранов А. – 3 нче урын.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 142 | Өстәде: admin | Дата: 03.04.2025

География атналыгының беренче көне. «Айсберг» һәм «Эльбрус» командалары «Кем күп белә?» конкурсында белемнәрен сынадылар. Дуслык җиңде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 138 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2025

2025 нче елның 28 нче мартында мәктәбебез укытучылары һәм хезмәткәрләре, ветеран укытучылар Мәгариф бүлеге белән берлектә Бөтенроссия Белем бирү профсоюзының Әтнә территориаль оешмасы уздырган 2025 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган «Күпме яу, сугышлар аркылы, син җиңеп чыккансың, Ватаным!» район укуларында катнаштылар. Үз номинацияләрендә Мөбәрәкшина Л.Р. 1 нче дәрәҗә дипломга, Галиәхмәтова Г.Н. һәм Фәтхрахманова Э.М. 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Профсоюз члены Закирова Г.Г. һәм ветеран укытучы Нигъмәтҗанов Г.С. үз номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Сезгә алга таба да иҗади уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 187 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2025

« 1 2 3 4 ... 110 111 »
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2026  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык күгәрчене» акциясендә катнаштылар
[29.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Көчле звено» уенында катнаштылар
[27.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
[08.05.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[20.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[21.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[01.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесендә катнаштылар
[24.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде