Чәршәмбе, 11.09.2024, 06:14
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9850
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 166 | Өстәде: admin | Дата: 02.09.2024

2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр катнаштылар. Пленар утырыш барышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 261 | Өстәде: admin | Дата: 21.08.2024

2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр катнаштылар. Пленар утырыш барышында яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен Түбән Көек мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Сафина Рәфинә Фаил кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» мактау билгесе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 236 | Өстәде: admin | Дата: 21.08.2024

2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Август конференциясе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында башланып китте. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 296 | Өстәде: admin | Дата: 21.08.2024

2024 нче елның 14 нче августында Әтнә районы мәктәпләре базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды. Алар 16 нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Федераль гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда белем һәм тәрбия сыйфатын күтәрү» («Повышение качества образования и воспитания при реализации Федеральных общеобразовательных программ») темасы астында уза. 
Бүген Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары җыйналды. Утырыш барышында укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 236 | Өстәде: admin | Дата: 16.08.2024

2024 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы туган көнен билгеләп үтә.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 360 | Өстәде: admin | Дата: 15.08.2024

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына унөч ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 658 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2024

2024 нче елның 28 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне биш укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әниләре һәм әбиләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 704 | Өстәде: admin | Дата: 28.06.2024

2024 нче елның 25 нче июнендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы Әтнә районы башкарма комитеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 673 | Өстәде: admin | Дата: 27.06.2024

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 914 | Өстәде: admin | Дата: 25.05.2024

2024 нче елның 22 нче маенда Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район җирле бүлеге, «ТАТМЕДИА» АҖ «Әтнә таңы» газетасы редакциясе, Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган «Казан арты – Әтнә төбәге» IV районкүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә катнашкан мәктәбебез укучылары Рәхмәтуллина З. 2 нче дәрәҗә (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Шакиров М. 3 нче дәрәҗә (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Газиз кызы), Шакирова Р. 3 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы) исеменә лаек булдылар. Шулай ук мәктәбебез «Актив катнашучы» Дипломы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 637 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2024

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, 2024 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.


Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 714 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2024

2024 нче ел – Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – тормышның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. 3 нче май көнне Түбән Көек мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре белән үткән «Гаиләм – җылы кояшым» дип аталган чарада нәкъ менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр катнашты. «Гаилә ядкарьләре», «Уеннан-уймак», «Файдалы киңәш», «Гаҗәпләндерик әле», «Матур теләкләр» номинацияләрендә чыгыш ясап, гаиләләр үзләренең иң олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урын булуын тагын бер кат расладылар. Чараны 5 нче сыйныф җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы әзерләп үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 668 | Өстәде: admin | Дата: 04.05.2024

1 2 3 ... 104 105 »
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2024  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[05.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Әйләнә-тирә мөхитне саклау көне» узды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[06.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән чара уздырылды
[01.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[05.07.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка тугыз яшь тулды
[08.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[19.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[26.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[14.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә кубок алды