Сишәмбе, 19.03.2024, 11:35
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9401
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Түбән Көек мәктәбе

Хөрмәтле дус!
 

Сез Татарстан Республикасының Әтнә районында урнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең сайтына кердегез. Безнең сайт битләрендә Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Сайт буенча Сез мәктәпнең тарихы, тормышы, уңышлары, укытучылары белән таныша аласыз. Рәхим итегез!

Түбән Көек мәктәбе тарихындагы төп этаплар


1908 нче ел – ирләр һәм хатын-кызлар мәдрәсәсе.

1917–1933 нче елларда башлангыч белем бирү мәктәбе.

1933 нче елдан тулы булмаган урта мәктәп.

1934/1935 нче уку елыннан 7 еллык беренче чыгарылыш.

1956 нчы елны мәктәп бинасы бер урыннан икенче урынга күчереп салына.

1957 нче ел


1962/1963 нче уку елыннан  сигезьеллык мәктәп.

1963 нче ел – мәктәп директоры итеп Әхмәдуллин Ингел Мәхмүт улы билгеләнә.

1971 нче елны башлангычлар өчен бина төзелә.


1991/1992 нче уку елыннан урта мәктәп.

1994 нче ел – мәктәп директоры итеп Җәләлиев Мәсгут Мәхмүт улы билгеләнә.

1994/1995 нче уку елыннан Әйшияз авылы укучылары кабат Түбән Көек урта мәктәбендә укый башлыйлар.

Июль, 2000 нче ел – мәктәп директоры итеп Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы билгеләнә.

1 нче март, 2004 нче ел – спортзал, остаханә һәм ашханә урнашкан ике бина янып бетә.

2008/2009 нчы уку елыннан Югары Көек авылы укучылары Түбән Көек урта мәктәбендә укый башлыйлар.

Декабрь, 2008 нче ел – мәктәп директоры итеп Кадимова Сөмбел Мулланур кызы билгеләнә.

6 нчы декабрь, 2008 нче ел – Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачыла.


2011 нче ел –  куст мәктәпләр булып торган Әйшияз һәм Югары Көек башлангыч мәктәпләре ябыла.

Әйшияз башлангыч мәктәбе

Югары Көек башлангыч мәктәбе

1994/1995 нче уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Әйшияз башлангыч мәктәбе һәм 2008/2009 нчы уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Югары Көек башлангыч мәктәбе куст мәктәпләре булып тордылар. Бу елларда Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы, Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы, Нәҗипова Зөлфия Наил кызы һәм Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы, Фәйзиева Гөлнур Әхәт кызы укучыларга белем һәм тәрбия бирделәр. Соңгы 2010/2011 нче уку елында Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы дүрт баланы, ә Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы һәм Шәрипова Ләйсәния Сәләхетдин кызы биш баланы укыттылар.
 

2011/2012 нче уку елыннан Әйшияз һәм Югары Көек авылларының башлангыч сыйныф укучылары Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый башлыйлар.

1 нче август, 2016 нчы ел – Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе төп гомуми белем мәктәбенә үзгәртелә.

 

Әтнә муниципаль районының Түбән Көек авылында социаль үзәкне ачу тантанасы:

 



 
Мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Социаль үзәкне (мәктәпне) ачу тантанасы бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!
 
Социаль үзәк ачылу турында башка чыганакта:
 

 

Мәктәп турында кыскача
 

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы укучыларга ныклы белем, күнекмәләр һәм тәрбия бирү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә тырышып эшли. Коллективның максаты - җирле мөмкинлектән чыгып, тарихи бәйләнешләр аша укыту-тәрбия процессын камилләштерү, укучыларны туган як мәдәниятенә якынайтып, иҗади сәләтле, сәламәт шәхес тәрбияләү. Аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.
Мәктәбебезне алтын һәм көмеш медальгә бетерүче укучыларыбыз да бар. 1996 нчы елда Хисмәтуллина Йолдыз алтын медальгә тәмамлады. 2002 нче елда алтын медальгә Газизов Илгизәр һәм көмешкә Әхмәтгалиева Эльмира тәмамладылар. 2007/2008 нче уку елын 11 нче сыйныф укучысы Кәримуллина Рәзинә көмеш медальгә тәмамлады. 2014/2015 нче уку елын 11 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия алтын медальгә тәмамлады.
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Тарих битләренә 2007 нче елның җәе яңа мәктәбебезгә нигез салыну белән кереп калды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылды.
 
 
 
 
 
 
 
 
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рус теле көне» узды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[28.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары бәйгедә катнаштылар
[18.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[15.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әфган җиле» исемле чара узды
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[15.06.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алдылар
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Яз» коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант булды
[24.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[05.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз экологик конференциядә катнаштылар
[02.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә өйрәнү эвакуациясе уздырылды