| Мәктәп яны бакчасында җәй буена эш гөрләде. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының Интернет челтәрен гизә башлавына бер ел булды.
|
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләрнең иң яраткан шөгыле - оригами эшләү.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр мәктәп музеенда булдылар һәм авылыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән таныштылар. Мәктәп музее тарихи истәлекләргә, экспонатларга бик бай. Музей 4 бүлектән тора: милли хәзинә, күңел бизәкләре, хезмәт кораллары, мәгърифәт нуры. Шулай ук анда авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрнең үз почмагы булдырылган.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 8 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр автобус белән Кала тавына Изгеләр чишмәсенә юл алдылар. Балалар каберлекләрне карадылар, сәдакалар салдылар, белгән догаларын укыдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Ял итү белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп яны участогында да актив эш алып баралар. Алар су сибү, чүп утау эшләрендә бик теләп катнашалар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Лагерь планында төрле экскурсияләр булу балаларда тагын да күбрәк кызыксыну уята. 2012 нче елның 6 нчы июнендә балалар Казан шәһәренә юл алдылар. Алар зоопаркта булганнар, Бауман урамы буенча йөргәннәр һәм балаларның иң яраткан урыны – Макдоналдска кереп, тамак ялгаганнар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 4 нче июнь – чишмәләрне саклау көне. Бу көннең иң истә калган моменты – ветеран укытучы Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән очрашу. Бу очрашу балаларга бик файдалы булгандыр дип уйлыйбыз, чөнки алар файдалы белемнәр туплау белән беррәттән, күңел дә ачтылар һәм файдалы үләннәр белән тамак та ялгап алдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 3 нче июнь балаларның хәтеренә Сабантуй бәйрәме оештыру белән кереп калгандыр. Алдагы көндә бирнә җыю йоласын уздырдылар, ә инде 3 се көнне, барлык кагыйдәләрне истә тотып, лагерьның Сабантуе оештырылды. Анда уеннар да, җырлар да, биюләр дә күп булды. Ахырдан барысы да кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере эшен башлап җибәрде. «1 нче июнь – балаларны яклау көне» уңаеннан асфальтта төсле бурлар белән рәсем ясау оештырылды. Балалар отрядларга бүленделәр, исем, җыр сайладылар, девиз уйладылар һәм лагерьны ачу тантанасында катнаштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 26 нчы маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш бәйрәме уздырылды. Театральләштерелгән чыгыш белән конкурска нигезләнгән бу чара аша 4 нче сыйныфлар башлангыч мәктәп белән хушлаштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2012 нче елның 25 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. |
...
Дәвамын укырга »
|
| 2012 нче елның 23 нче маенда Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә сәләтлеләр җыены узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучылары Кадимова Надия Хәмит кызы һәм Шәмсиев Гаяз Фәрит улы, укытучылар Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы, Хәбибуллин Рамил Шамил улы, Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы чакырылган иде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|