Якшәмбе, 08.02.2026, 07:16
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2011 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ҮСТЕРЕШЛЕ УКЫТУНЫҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫ» дигән темага төбәкара семинар булды. Семинарда Татарстан республикасының Биектау һәм Мари Эл республикасының Морки районнарыннан да кунаклар катнашты. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1150 | Өстәде: admin | Дата: 26.10.2011

"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 764 | Өстәде: admin | Дата: 26.10.2011

2011 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек урта мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 809 | Өстәде: admin | Дата: 05.10.2011

Хөрмәтле укытучылар!

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне Укытучылар көне белән тәбрикли. Сезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык, уңышлар теләп кала. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1153 | Өстәде: admin | Дата: 04.10.2011

2011 нче елның 1 нче октябрендә 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Сабирҗанова Гүзәл Эдуард кызы), Өлкәннәр көне белән котлау өчен, әбиләрен кунакка чакырдылар. Укучылар концерт куйдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 812 | Өстәде: admin | Дата: 04.10.2011

2011 нче елның 30 нчы сентябрендә Түбән Көек урта мәктәбендә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәрге укучыларга тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Хәбибуллин Шамил Вәли улы һәм Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан "Парламент дәресе - 2011" үткәрелде. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 964 | Өстәде: admin | Дата: 30.09.2011

2011 нче елның сентябрь аенда укучыларыбыз Күлле-Киме урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган «Хәвефсез тәгәрмәч» конкурсында катнашты. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1007 | Өстәде: admin | Дата: 20.09.2011

2011 нче елның 15 нче сентябрендә Түбән Көек урта мәктәбендә Татарстан варислар берлеге туган көне уңаеннан чәчәк бәйрәме үткәрелде. 5 нче сыйныф укучылары варислыкка кабул ителде.





Чәчәк бәйрәменә кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Чәчәк бәйрәме - 2011 бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 868 | Өстәде: admin | Дата: 15.09.2011

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2699-р №лы боерыгы нигезендә 2009 нчы елның 25 нче декабрендә Югары Көек, Шимбер һәм Әйшияз авыллары укучылары өчен мәктәбебезгә FIAT Ducato автобусы кайтарылган иде.


2011 нче елның 1 нче сентябреннән укучыларны күбрәк урынлы яңа FIAT Ducato автобусы йөртә башлады.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 719 | Өстәде: admin | Дата: 02.09.2011

2011 нче елның 1 нче сентябрендә Белем бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары булып узды.





Белем бәйрәменә кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Белем бәйрәме - 2011 бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1818 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2011

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә саулык, сабырлык, зирәклек, изге ниятләр, якты өмет-ышанычлар, уңышлар теләп кала. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1089 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2011

1994/1995 нче уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Әйшияз башлангыч мәктәбе һәм 2008/2009 нчы уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Югары Көек башлангыч мәктәбе куст мәктәпләре булып тордылар. Бу елларда Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы, Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы, Нәҗипова Зөлфия Наил кызы һәм Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы, Фәйзиева Гөлнур Әхәт кызы укучыларга белем һәм тәрбия бирделәр. Кызганычка каршы, 2011 нче елда Әйшияз һәм Югары Көек башлангыч мәктәпләре ябылды. Соңгы 2010/2011 нче уку елында Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы дүрт баланы, ә Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы һәм Шәрипова Ләйсәния Сәләхетдин кызы биш баланы укыттылар. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 933 | Өстәде: admin | Дата: 30.08.2011

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы ... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 737 | Өстәде: admin | Дата: 28.08.2011

« 1 2 ... 6 7 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2026  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[14.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык дәресләр уздырылды
[19.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» узды
[31.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат буенча бәйгедә кубок алды
[13.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә сәламәт туклану атналыгы бара
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[07.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле викторина үткәрелде
[28.06.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды
[30.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[09.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдылар
[07.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз XII Спартакиада ярышында катнаштылар
[07.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[28.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Әтнә район суды хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очраштылар