Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә саулык, сабырлык, зирәклек, изге ниятләр, якты өмет-ышанычлар, уңышлар теләп кала.
| Беренче сентябрь – минем Бәхет-шатлыклы көнем. Сагынып белем учагын, Мин кабат сиңа килдем.
Дулкынланып карап торам Юксындырдың, мәктәбем, Син – минем үткән гомерем, Син – минем киләчәгем.
Синдә күрергә өйрәндем Матурлыгын дөньяның Тәүге кат синдә башкардым Балачагым җырларын.
Мәңге исебездә тотыйк Монда үткән чакларны. Алган белемебез белән Бизик туган якларны.
|
|