Сишәмбе, 19.03.2024, 11:31
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Бүлекләр
Газета материаллары [25]
Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы мәкаләләре
Хәтер [5]
Сугышта һәлак булучылар
Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9401
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Каталог статей

Каталогтагы барлык материаллар: 30
Күрсәтелгән материаллар: 1-10
Битләр: 1 2 3 »

Югары Көек авылында яшәүче ветеран-укытучы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов кебекләр безнең төбәктә генә түгел, җир йөзендә сирәктер.
Шунысы кызык, республика матбугатында аны “Халык синоптигы” диләр. Чынлыкта, һава торышын фаразлауны, гомумән, яратмый ул. Ә менә елның ничек килүен, халык сынамышлары нигезендә, инде 50 елга якын күзаллап, калын бер дәфтәргә язып бара. Ул гына да түгел, андый калын дәфтәрләр күп монда – әйтик, кайчан, кайсы көнне һава торышы ничек булган, яңгыр яки кар яуган, буранлаган, кар
калынлыгы нинди һәм шуның ише башкалар урын алганы фенологик күзәтүләр дип атала. Шулай да беләсе килә бит: яз ничек килер икән? Бу хакта Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов ни уйлый?
– Мин – фаразламыйм, бары халык сынамышлары буенча үземнең күзәтүләрдән чыгып фикер йөртәм, – ди ул.

“Әтнәдә яшәүче пенсионер 7000 төп агач утыртып, урман үстерә” //Хәмит Бадиков//

Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты | 27 нче март, 2021 нче ел.

Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 993 | Өстәде: admin | Дата: 27.03.2021

Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗановның урманы турында берничә тапкыр яздык. Оныклар аны "Бабай урманы" дип тә атыйлар. Бүген бу урманда 61 төрле 7 меңләп агач үсә.
Мәкаләмнең герое - газетабызның актив хәбәрчесе. Быел ул сыерчыклар килешкә 11 оя ясаган. "Аңа кадәр 102 оя ясаган идем инде, быелгысы белән 113 булды. Аларны урманымда чишмә янындагы агачларга урнаштырдым", - ди. 
Габдуллаҗан абый Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә шәҗәрәсен төзегән шәхес тә. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган, гадәттә. Әлеге авылда да барлыгы 5 нәсел агачы булуы ачыкланган.  1716 елда  авылда 6 хуҗалык, 20 кеше була. Шәҗәрәдә шуларның хәзергә кадәр буыннары кертелгән. Моннан тыш Габдуллаҗан абый авылдагы мәчетләр, атамалар, төрле шәхесләр хакында да бай материал туплый, табигатьне өйрәнә. 

“Габдуллаҗан абый 113 сыерчык оясы ясаган” //Сүрия Мингатина//

Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты | 20 нче март, 2020 нче ел.

Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 670 | Өстәде: admin | Дата: 21.03.2020

Әтнә районының Югары Көек авылында гаҗәеп дендрарий бар. 60 төрдән артык 7 мең төпкә якын агач бер урында үсә. Бу урманны бер кеше булдырган – Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов.

Аның кызыксынулары агач утырту белән генә чикләнми икән әле, авыл тарихын да өйрәнә ул, шәҗәрәләр дә төзи, үз җирлегендәге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп бара, агач эшенә дә оста, район газетасының даими хәбәрчесе дә. 71 яшендә булса да, күз тимәсен үзенә. Габдуллаҗан абыйга җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Авылда урман үстергән Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов: «Агач утыртырга җил, кошлар булыша» //Эльвира Мозаффарова//

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы | 22 нче февраль 2019 нчы ел.

Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 714 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2019

Сүзем, еллар узган саен үзенең һөнәрләре, егәрлеге белән шаккаттырып, дөньяның ямен йөрәге белән тоеп, кылган гамәлләренә кеченә балалардай сөенеп, куанып, Югары Көек авылында гомер итүче Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан турында.
Ул безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе. 39 ел гомерен мәктәп тормышына багышлый, география һәм хезмәт фәннәрен укытып, "Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы" исеменә лаек булган кеше. ”Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән мәкальгә туры килгән, ихтирамга лаеклы өлкән ир заты. Исән кеше кемгәдер кирәк, үзеннән соң килгән буынга искә алып сөйләрлек эш калдыра ала икән, бу бик зур батырлык. Гомер дигәннәре бит бик тиз үтә. ”Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми”, дигән борынгылар.

“Галиҗанәп бай күңелле, үзе серле, үзе сөйкемле...” //Рүзия ЗАРИПОВА//

Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты (27.10.2018)

Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 681 | Өстәде: admin | Дата: 06.11.2018

Ир кеше агач утыртырга тиеш дигән “планны” Әтнә районы, Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов 7 мең тапкырга арттырып үтәгән! Берүзе шулкадәр агач утыртып, туган авылында урман үстергән ул. Төрле агачларның бер җирдә тупланып үскән урынны дендрарий дип атыйлар. Шулай итеп, Габдуллаҗан абый үз авылында дендрарий булдырган кеше. Алай гына да түгел, авыл тарихын энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнеп, һәр авылдашының шәҗәрәсен дә төзегән әле ул. Мондый кеше Татарстанда тагын бармы икән? Авылы-районы өчен генә түгел, республика өчен зур табыш, хәзинә ул.

“7000 төп агач утырттым, 100гә якын оя ясадым” //Назилә САФИУЛЛИНА//

Чыганак: http://www.tatyash.ru | 12 нче июль, 2018 нче ел.

Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 810 | Өстәде: admin | Дата: 02.08.2018

«Татарстан – Яңа гасыр» («ТНВ»)  телеканалының 2018 нче елның 6 нчы июлендә эфирга чыккан «Туган җир» тапшыруында Әтнә районы Югары Көек авылында яшәүче тулы бер авылның шәҗәрәсен төзегән, туган авылында урман үстергән Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы турында сюжет күрсәтелде (18.42 – 25.30). Тапшыруны Рамил Гарипов алып бара. 

Чыганак: «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы :: «Туган җир» тапшыруы | 6 нчы июль, 2018 нче ел.

Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 897 | Өстәде: admin | Дата: 02.08.2018

Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов тормыш иптәше Илсөяр ханым белән мәктәптә таныша. Алар бер коллективта эшли. Габдуллаҗан абый география һәм хезмәт дәресләрен укыта. Илсөяр апа исә башлангыч мәктәптә белем бирә. 4 елга якын бергә эшләгәннән соң гына егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бергә алар 3 бала тәрбияләп үстерә. Бер кызлары һәм бер уллары да укытучы һөнәрен сайлый, әмма хәзер мәктәптә укытмый.

Нигъмәтҗановларның 5 оныгы бар. Алар да бабалары кебек үк табигать белән кызыксынучан. Габдуллаҗан ага утырткан агачлыкны да алар “бабай” урманы дип атаган. Бу хакта соңрак, чөнки урман – Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов шөгыльләренең бары бер кечкенә өлеше генә.

80 оя, бер урман – барысын да булдырган Габдуллаҗан! //Лилия ЛОКМАНОВА//

Чыганак: http://intertat.ru | 18 нче апрель, 2017 нче ел.

Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 880 | Өстәде: admin | Дата: 22.04.2017

Түбән Көек урта мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы (2002 ел) Югары Көек авылында яшәүче Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы география һәм хезмәт фәннәрен укытты. Педагогик стажы 39 ел. 1970 нче елдан башлап метео- һәм фенологик күзәтүләр алып бара. Безнең төбәк авылларының тарихын өйрәнә. Ул үзенең остазы итеп, туган ягының тарихын өйрәнү белән бергә, 1924 нче елдан бирле фенологик күзәтүләр дә алып барган укытучы Крупчатников Семен Ивановичны (Атамыш мәктәбендә укыткан) саный. Г.С. Нигъмәтҗанов үз күзәтүләрен системага салу буенча зур эш алып бара, кайбер кызыклы нәтиҗәләрен районда чыга торган «Әтнә таңы» газетасында да бастыра. Габдуллаҗан Сәлихҗан улы 2008 нче елның җәеннән лаеклы ялда. Сезгә район газетасында дөнья күргән кайбер мәкаләләрне тәкъдим итәбез.

Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 2434 | Өстәде: admin | Дата: 26.11.2011

Безнең тирә авылларның тарихын, Габдулла Тукайның безнең төбәк белән бәйләнешен өйрәнүче, фенологик күзәтүләр алып баручы күп еллар Түбән Көек мәктәбендә белем һәм тәрбия биргән Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы турындагы "Ватаным Татарстан" газетасындагы мәкаләне сезгә тәкъдим итәбез.    

"Мин киткәч укырсыз”, яки Тукайның Әтнә районындагы эзләре //ГӨЛНАЗ ГАЛИМҖАНОВА//

Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы | Сентябрь, 2011 нче ел.
Табигать, тарих… | Карап чыгулар: 2264 | Өстәде: admin | Дата: 20.10.2011

Ачы хәсрәт, кан-яшь тулы Бөек  Ватан сугышының дәһшәтле вакыйгаларын тиз агышлы вакыт торган саен бездән ераклаштыра бара. Бу әфәтне үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр арабызда азайганнан азая. Югары Көек авылыннан 276, Түбән Көектән 218, Яңа Шимбердән 97, Иске Шимбердән 72, Атамыштан 101 кеше (барысы 764 кеше) сугышка китә. Китүчеләрнең 404е генә кире үз туган ягына, туганнары янына әйләнеп кайта алган. 166 кеше хәбәрсез югалган, ә 359 авылдашыбыз мәңгегә сугыш кырында ятып кала.

Хәтер | Карап чыгулар: 2449 | Өстәде: admin | Дата: 14.07.2011


1-10 11-20 21-30
Эзләү
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Сибгат чишмәсе» шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар
[06.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рус теле көне» узды
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[02.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә өйрәнү эвакуациясе уздырылды
[14.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[12.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[19.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бәйгедә III урыннарны алдылар
[07.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[13.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
12 нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне