Сишәмбе, 19.03.2024, 06:03
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Бүлекләр
Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9400
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Каталог статей


“Мин киткәч укырсыз”, яки Тукайның Әтнә районындагы эзләре
Тукайны Арча, Әтнә районындагы якташлары гына түгел, шулай ук Башкортстан, Пермь, Әстерхан, Петербург, Төркия, Казакъстан татарлары да үз шагыйре итеп күрә. Әтнә районы Югары Көек авылында гомер итүче Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, мәсәлән, шагыйрьнең Әтнә белән бәйләнеше турында аерым китап язмакчы. Әмма төп киртә шунда икән: хәлгә керердәй иганәчеләр табылмый. "Тукай елы”нда без дә, Әтнәгә кайтып, Тукай эзләрен барлап, шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләр белән күрешеп килдек.

СССР география җәмгыяте мактау грамотасы иясе, ТР атказанган укытучысы Габдуллаҗан Салихҗан улы хәләл җефете Илсөяр ханым белән инде 37 ел пар канатлар булып яшиләр. Икесе дә гомер буе укытучы хезмәтендә эшләп, хәзер лаеклы ялда: Илсөяр апа – башлангыч сыйныфта, Габдуллаҗан абый география фәне укыткан.
"Тукай буенча эзләнүләр "Шагыйрь Көектә булганмы?” дигән хыялый мәкаләмнән башланды. Аннан "Әтнә таңы”нда бер-бер артлы "Тукай һәм Түбән Көек”, "Онытмый аны Көек мәчетләре” дигән язмаларым чыкты. Мин Тукайның Әтнәгә бәйләнешен өйрәнәм. Моннан күп еллар элек бер кызыклы мәгълүматка тап булдым. Казанда Ногман Габделкәримов дигән беренче гильдия сәүдәгәр яшәгән. Ул тумышы белән Әтнә районы Түбән Көек авылыныкы. Ногман хаҗи игелекле бай булган: үз хисабына 10 мәчет, 5 мәдрәсә төзеткән. Революциягә кадәр ул – Казанның капиталлары 10 мең сумнан арткан 56 татар бае арасына кергән. Капиталы 1916 елда – 11 мең 200 сумга җиткән. Икенче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтсафа Галикәев кызы Рәбигага өйләнеп, аларның 6 баласы туган. 1887 елның 25 сентябрендә Казанда туган кызлары Зәйнәп Олы Әтнә егете Әхмәтгәрәй Хәсәнигә кияүгә барган. Белүебезчә, Әхмәтгәрәй – Казанда 1912–1918 елларда чыккан "Аң” журналының мөхәррире. Ә Зәйнәп – бу басманың сәркатибе. "Аң”да Тукай еш басылып килгәнгә, Хәсәниләрнең җан дустына әйләнгән. Тик Әхмәтгәрәй 1936 елларда репрессиягә эләккән. Бүгенгә хәтле аның кайда күмелгәнлеген белмибез. Әмма Ногман байның йорты исән – Нариманов урамында, "Зәңгәр мәчет” каршында ул (бу мәчетне төзергә бай 6 мең сум акча биргән булган). Аны зәгыйфь балалар өчен мәктәп итеп тоталар хәзер. Ногман байның тагын бер кызы Фатыйма белән мин аралашып калдым. Тукайны күреп белгән, яше 90нан узган кеше иде ул, Казанда яшәде. "Зәңгәр мәчет” каршындагы йортларына барып: "Безнең туган нигез”, – дип, догалар укып йөрде. 1999 елда Фатыйма апа гүр иясе булды”, – дип сөйләде Габдуллаҗан абый.
Үзлегеннән архивларда Ногман хаҗиның тамырларын өйрәнеп, байның шәҗәрәсен дә ясаган Габдуллаҗан абый. Аның фаразы буенча, Аблый нәселеннән Ногман – Тау ягының Олы Ачасыр авылыннан (хәзер Яшел Үзән районы) – Чар өязе Күлле Киме волосте, Зур Көеккә (Түбән Көеккә) тимерче булып килгән һәм биредә төпләнеп калган. Ногман кызы Фатыйма ханым сөйләп калдырган истәлекләрне дә Габдуллаҗан абый бүгенгедәй хәтерли: "Кечкенә Фатыйма буш вакыты булган саен апасы-җизнәсе янына баргалаган. Менә шунда ул Хәсәниләр янына килгән Габдулла Тукай белән очрашкан да. Бу турыда Фатыйма әби үзе: "Апай белән җизни Казанның хәзерге Тукай һәм Татарстан урамнары кисешкән чатта, үз йортлары белән тордылар. Бу йорт Габдулла Тукай яшәгән "Болгар” кунакханәсенә дә бик якын иде. Әхмәтгәрәй җизни пианинода уйнаса, Тукай авыз эченнән генә нәрсәдер көйләп, тыңлап утырыр иде. Тукай, җизни, апай – озак-озак сөйләшеп утыралар. Тукайның Ногман сәүдәгәрнең Нариманов урамындагы йортына, ягъни Фатыйма әби торган йортка да килүе мәгълүм. Бу турыда шушы йортта йомышчы булган Нәгыймә Сабирова гомеренең соңгы көннәренә кадәр горурланып сөйли торган булган. Фатыйма әби Тукай җеназасында да катнаша. "Мин ул вакытта Ләбибә абыстай мәктәбендә укый идем. Безнең барыбызны да Тукайны соңгы юлга озатырга дип мәктәптән урамга чыгардылар”, – дип искә ала иде Фатыйма әби ул вакытларны”, – дип сөйләде Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.
Тукайның Әтнәгә бәйләнеше болар белән генә чикләнми. Әйтик, Җаектан кайтышлый ул Түбән Көектә яшәүче Сабирҗаннар гаиләсенә абыйлары Фазылҗан байдан күчтәнәч кертеп чыккан. Аннан, Бибисаҗидәнең (Тукайның әнисе – Бибимәмдүдәнең бертуган сеңлесе) ире – Әхмәтсафа җизнәсе белән Тукай Каенсар авылына килгән булаганнар. 1911-1912 елларда Тукай яңадан Каенсарга кайткач, әлеге апасы һәм җизнәсе белән атка утырып, чәршәмбе базарына менгән. Базар янында яши торган мулла – Габдрахман Арыслановка да кереп чыкканнар. Әхмәтсафаларның бура абзар стеналарына Тукай: "Мин киткәч укырсыз”, – дип, үз шигырьләрен яза торган булган. Бибисаҗидә каберенә Яшел Үзән районы Бәчек авылында таш куелуын ишеткәч, Габдуллаҗан абыйга Каенсар авылында күмелгән Әхмәтсафага да мәрмәр таш куйдыру идеясе килә. Каенсар мулласы Хәкимҗанов Вәгыйзь, бу эш артыннан йөреп, администрациягә чыга. Район администрациясе бу теләкне үти.
"Тукайчы” булуы өстенә, Габдуллаҗан абый инде 4 дистә еллап фенологик күзәтү алып бара, ягъни табигать торышын өйрәнә. Бәрәңге бакчасы башындагы чишмә янында меңнән артык агач утыртып, дендрарий ясаган. Үзе әйтүенчә, Югары Көектә очрамый торган агачлар да үсә монда. Шунда ук "Сәламәтлек сукмагы” салган. Чакрымнан артыкка сузылган бу сукмак – көн саен йөрүчеләрнең сулыш юлларын рәтли ала икән. Аның бер башы – Габдуллаҗан абый "ясаган” шарлавыкка барып чыга. Әлеге агачлар арасында йөргәндә, үземне җәннәттәге кебек хис иттем. Ник дигәндә, монда гел күләгә, саф һава һәм бертуктаусыз кошлар сайрый. Дендрарийның бер өлешендә генә дә иллеләп кош оясы (!) санадым. Аларны да Габдуллаҗан абый үзе ясап куйган.
Укытучы булгангамы, Габдуллаҗан абый – бик төгәл һәм пөхтә кеше. Табигатьтә үткәргән тәҗрибәләреннән алып көндәлек вакыйгаларга кадәр аерым дәфтәрләргә теркәп, папкаларга тутырып бара. Әйтик, шундый бер дәфтәрендә ул Бөек Ватан һәм Гражданнар сугышларында катнашкан һәм һәлак булган авылдашларының исемлеген төзегән. Икенче бер дәфтәрдә дендрарийда утыртылган агачлар тарихын тәфсилләгән: кайсы агач ничәнче елда кайсы урында утыртылган. Юкка гына "Әтнә районы географиясе” исемле китап авторлары исемлегенә кертмәгәннәр үзен!

 
Билгеле, Тукайның Әтнә районына бәйләнешен бер кунак булып кайтуда гына ачыклап бетереп булмый. Моның өчен дистә еллар буе өйрәнергә, тарихта казынырга кирәк әле. Хәер, Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, асылда, бу эшкә инде 20 ел элек алынып, шактый мәгълүмат туплаган. Аның "Тукай һәм Әтнә” китабы әдәбият белгечләре, тарихчыларга гына түгел, гади татар баласына да кызыклы булыр иде. Шуңа күрә Тукайны, телебез һәм милләтебезне хөрмәт итүче кешеләр табылыр дип уйлыйм. Ни дисәң дә, "Тукай елы” тәмамланырга әле 4 ай вакыт бар. Ә Әтнәдә шунысы куандырды: халык монда галимнәрнең, әдәбият белгечләренең ачышлар ясавын көтеп ятмый. Төбәк, ватан, милләт тарихын үзлекләреннән өйрәнә. Күренекле кешеләр биргән җирдә горурланып яши белә!..


Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы | Сентябрь, 2011 нче ел.
 

Категория: Табигать, тарих… | Өстәде: admin (20.10.2011)
Карап чыгулар: 2264 | Рейтинг: 4.9/393
Эзләү
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Аҗаган–2018» хәрби-спорт уенында I урынны алдылар
[16.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[23.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[13.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
12 нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
[15.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Очрашулар көне» узды
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучыларыбыз мәктәпкә кунакка килделәр
[05.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды
[28.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар
[19.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады