Чәршәмбе, 02.07.2025, 19:03
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Бүлекләр
Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10635
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Каталог статей


Габдуллаҗан абый 113 сыерчык оясы ясаган

Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗановның урманы турында берничә тапкыр яздык. Оныклар аны "Бабай урманы" дип тә атыйлар. Бүген бу урманда 61 төрле 7 меңләп агач үсә.
Мәкаләмнең герое - газетабызның актив хәбәрчесе. Быел ул сыерчыклар килешкә 11 оя ясаган. "Аңа кадәр 102 оя ясаган идем инде, быелгысы белән 113 булды. Аларны урманымда чишмә янындагы агачларга урнаштырдым", - ди. 
Габдуллаҗан абый Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә шәҗәрәсен төзегән шәхес тә. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган, гадәттә. Әлеге авылда да барлыгы 5 нәсел агачы булуы ачыкланган.  1716 елда  авылда 6 хуҗалык, 20 кеше була. Шәҗәрәдә шуларның хәзергә кадәр буыннары кертелгән. Моннан тыш Габдуллаҗан абый авылдагы мәчетләр, атамалар, төрле шәхесләр хакында да бай материал туплый, табигатьне өйрәнә. 
Ә урманның башлангычы 1974 елга барып тоташа. Әтисеннән мирас булып калган чишмәне карый башлагач янәшәсенә агачлар утырта башлый ул. Агачларны төрле җирләрдән алып кайтып утырта ул. "Күбрәк "Ибрай" урманы, "Алпут урманы" дип йөртәбез инде, лесхозның 54 кварталына туры килә бугай ул", - дип, серләрен сөйли. Агачын утыртыр инде, кырмыска күченә кадәр алып кайта ул урманына.
Бобрлар да бар икән. "Бер 50 төпләп агачны ектылар инде", - ди Габдуллаҗан абый. Ул килсә, аның авызына карап тын алмый тыңлыйбыз.
- Бүгенге көндә урманда - дендрарийда 10 күч кырмыска оясы бар. Ерткыч бөҗәкләрне юк итәргә кирәк алар. Мин куйган җирдә генә тормыйлар, күченеп урнашалар, - ди. Әле орлыкларны таратучылар да булып торалар. 

Фотолар архивтан алынды

Сүрия Мингатина

Чыганак: "Әтнә таңы" газетасы сайты | 20 нче март, 2020 нче ел.

Категория: Табигать, тарих… | Өстәде: admin (21.03.2020)
Карап чыгулар: 950 | Рейтинг: 4.8/70
Эзләү
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Коллектив килешү имзаланды
[21.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
[16.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды
[25.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[31.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Суык бабай һәм Кар кызы көне» билгеләп үтелде
[25.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинаре үтте
[11.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәрәкәтле уеннар көне» узды
[14.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[03.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды
[11.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 2 нче урынны яуладылар
[21.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә изге эшләр атналыгы дәвам итә
[07.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз рәхмәт хаты белән бүләкләнде