Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Каталог статей
Каталогтагы барлык материаллар: 30 Күрсәтелгән материаллар: 1-10
Югары Көек авылында яшәүче ветеран-укытучы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов кебекләр безнең төбәктә генә түгел, җир йөзендә сирәктер.
Шунысы кызык, республика матбугатында аны “Халык синоптигы” диләр. Чынлыкта, һава торышын фаразлауны, гомумән, яратмый ул. Ә менә елның ничек килүен, халык сынамышлары нигезендә, инде 50 елга якын күзаллап, калын бер дәфтәргә язып бара. Ул гына да түгел, андый калын дәфтәрләр күп монда – әйтик, кайчан, кайсы көнне һава торышы ничек булган, яңгыр яки кар яуган, буранлаган, кар
калынлыгы нинди һәм шуның ише башкалар урын алганы фенологик күзәтүләр дип атала. Шулай да беләсе килә бит: яз ничек килер икән? Бу хакта Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов ни уйлый?
– Мин – фаразламыйм, бары халык сынамышлары буенча үземнең күзәтүләрдән чыгып фикер йөртәм, – ди ул.
“Әтнәдә яшәүче пенсионер 7000 төп агач утыртып, урман үстерә” //Хәмит Бадиков//
Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты | 27 нче март, 2021 нче ел.
Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗановның урманы турында берничә тапкыр яздык. Оныклар аны "Бабай урманы" дип тә атыйлар. Бүген бу урманда 61 төрле 7 меңләп агач үсә.
Мәкаләмнең герое - газетабызның актив хәбәрчесе. Быел ул сыерчыклар килешкә 11 оя ясаган. "Аңа кадәр 102 оя ясаган идем инде, быелгысы белән 113 булды. Аларны урманымда чишмә янындагы агачларга урнаштырдым", - ди.
Габдуллаҗан абый Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә шәҗәрәсен төзегән шәхес тә. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган, гадәттә. Әлеге авылда да барлыгы 5 нәсел агачы булуы ачыкланган. 1716 елда авылда 6 хуҗалык, 20 кеше була. Шәҗәрәдә шуларның хәзергә кадәр буыннары кертелгән. Моннан тыш Габдуллаҗан абый авылдагы мәчетләр, атамалар, төрле шәхесләр хакында да бай материал туплый, табигатьне өйрәнә.
“Габдуллаҗан абый 113 сыерчык оясы ясаган” //Сүрия Мингатина//
Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты | 20 нче март, 2020 нче ел.
Әтнә районының Югары Көек авылында гаҗәеп дендрарий бар. 60 төрдән артык 7 мең төпкә якын агач бер урында үсә. Бу урманны бер кеше булдырган – Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов.
Аның кызыксынулары агач утырту белән генә чикләнми икән әле, авыл тарихын да өйрәнә ул, шәҗәрәләр дә төзи, үз җирлегендәге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп бара, агач эшенә дә оста, район газетасының даими хәбәрчесе дә. 71 яшендә булса да, күз тимәсен үзенә. Габдуллаҗан абыйга җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Авылда урман үстергән Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов: «Агач утыртырга җил, кошлар булыша» //Эльвира Мозаффарова//
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы | 22 нче февраль 2019 нчы ел.
Сүзем, еллар узган саен үзенең һөнәрләре, егәрлеге белән шаккаттырып, дөньяның ямен йөрәге белән тоеп, кылган гамәлләренә кеченә балалардай сөенеп, куанып, Югары Көек авылында гомер итүче Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан турында.
Ул безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе. 39 ел гомерен мәктәп тормышына багышлый, география һәм хезмәт фәннәрен укытып, "Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы" исеменә лаек булган кеше. ”Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән мәкальгә туры килгән, ихтирамга лаеклы өлкән ир заты. Исән кеше кемгәдер кирәк, үзеннән соң килгән буынга искә алып сөйләрлек эш калдыра ала икән, бу бик зур батырлык. Гомер дигәннәре бит бик тиз үтә. ”Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми”, дигән борынгылар.
“Галиҗанәп бай күңелле, үзе серле, үзе сөйкемле...” //Рүзия ЗАРИПОВА//
Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты (27.10.2018)
Ир кеше агач утыртырга тиеш дигән “планны” Әтнә районы, Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов 7 мең тапкырга арттырып үтәгән! Берүзе шулкадәр агач утыртып, туган авылында урман үстергән ул. Төрле агачларның бер җирдә тупланып үскән урынны дендрарий дип атыйлар. Шулай итеп, Габдуллаҗан абый үз авылында дендрарий булдырган кеше. Алай гына да түгел, авыл тарихын энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнеп, һәр авылдашының шәҗәрәсен дә төзегән әле ул. Мондый кеше Татарстанда тагын бармы икән? Авылы-районы өчен генә түгел, республика өчен зур табыш, хәзинә ул.
“7000 төп агач утырттым, 100гә якын оя ясадым” //Назилә САФИУЛЛИНА//
Чыганак: http://www.tatyash.ru | 12 нче июль, 2018 нче ел.
Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов тормыш иптәше Илсөяр ханым белән мәктәптә таныша. Алар бер коллективта эшли. Габдуллаҗан абый география һәм хезмәт дәресләрен укыта. Илсөяр апа исә башлангыч мәктәптә белем бирә. 4 елга якын бергә эшләгәннән соң гына егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бергә алар 3 бала тәрбияләп үстерә. Бер кызлары һәм бер уллары да укытучы һөнәрен сайлый, әмма хәзер мәктәптә укытмый.
Нигъмәтҗановларның 5 оныгы бар. Алар да бабалары кебек үк табигать белән кызыксынучан. Габдуллаҗан ага утырткан агачлыкны да алар “бабай” урманы дип атаган. Бу хакта соңрак, чөнки урман – Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов шөгыльләренең бары бер кечкенә өлеше генә.
80 оя, бер урман – барысын да булдырган Габдуллаҗан! //Лилия ЛОКМАНОВА//
Чыганак: http://intertat.ru | 18 нче апрель, 2017 нче ел.
Түбән Көек урта мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы (2002 ел) Югары Көек авылында яшәүче Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы география һәм хезмәт фәннәрен укытты. Педагогик стажы 39 ел. 1970 нче елдан башлап метео- һәм фенологик күзәтүләр алып бара. Безнең төбәк авылларының тарихын өйрәнә. Ул үзенең остазы итеп, туган ягының тарихын өйрәнү белән бергә, 1924 нче елдан бирле фенологик күзәтүләр дә алып барган укытучы Крупчатников Семен Ивановичны (Атамыш мәктәбендә укыткан) саный. Г.С. Нигъмәтҗанов үз күзәтүләрен системага салу буенча зур эш алып бара, кайбер кызыклы нәтиҗәләрен районда чыга торган «Әтнә таңы» газетасында да бастыра. Габдуллаҗан Сәлихҗан улы 2008 нче елның җәеннән лаеклы ялда. Сезгә район газетасында дөнья күргән кайбер мәкаләләрне тәкъдим итәбез.
Ачы хәсрәт, кан-яшь тулы Бөек Ватан сугышының дәһшәтле вакыйгаларын тиз агышлы вакыт торган саен бездән ераклаштыра бара. Бу әфәтне үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр арабызда азайганнан азая. Югары Көек авылыннан 276, Түбән Көектән 218, Яңа Шимбердән 97, Иске Шимбердән 72, Атамыштан 101 кеше (барысы 764 кеше) сугышка китә. Китүчеләрнең 404е генә кире үз туган ягына, туганнары янына әйләнеп кайта алган. 166 кеше хәбәрсез югалган, ә 359 авылдашыбыз мәңгегә сугыш кырында ятып кала.
Хәтер |
Карап чыгулар: 2669 |
Өстәде:
admin |
Дата:
14.07.2011