Чәршәмбе, 02.07.2025, 05:00
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10633
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2025 нче елның 28 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне дүрт укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әниләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели.
Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 73 | Өстәде: admin | Дата: 28.06.2025

2025 нче елның 28 нче маенда 5-8 нче сыйныф укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Алар башкалабызның тарихи истәлекле урыннары белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 241 | Өстәде: admin | Дата: 29.05.2025

2025 нче елның 20 нче маенда Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район җирле бүлеге, «ТАТМЕДИА» АҖ «Әтнә таңы» газетасы редакциясе, Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган «Казан арты – Әтнә төбәге» V районкүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә катнашкан мәктәбебез укучылары Рәхмәтуллина 2 нче дәрәҗә (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Шиһапова Ф. 3 нче дәрәҗә (җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы), Мөхәммәтгалиев Б. 3 нче дәрәҗә лауреат, Каммерцель Э. дипломант (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) исеменә лаек булдылар. Шулай ук мәктәбебез «Актив катнашучы» Дипломы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 184 | Өстәде: admin | Дата: 29.05.2025

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сугыш чоры балалары» муниципаль видеороликлар конкурсында укучыларыбызның уңышлары:

8 нче сыйныф укучылары – «Коллектив эш» номинациясендә 1 нче урын (җитәкчесе – Мөбәрәкшина Л.Р.),
Шиһапова Ф. – 1 нче урын (җитәкчесе – Абдуллина Г.Г.),
Рәхмәтуллина – 2 нче урын (җитәкчесе – Мөбәрәкшина Л.Р.),
Хәкимова А. – 2 нче урын (җитәкчесе – Фәтхрахманова Э.М.),
Фәйзиев – 3 нче урын (җитәкчесе – Хәбибуллин Р.Ш.).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 166 | Өстәде: admin | Дата: 29.05.2025

2025 нче елның 24 нче маенда яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы Әтнә районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 187 | Өстәде: admin | Дата: 27.05.2025

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 240 | Өстәде: admin | Дата: 24.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 2025 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылындагы сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок куелды, кайткан кунаклар тарафыннан чәчәкләр салынды. 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара мәктәпнең актлар залында үтте. Анда тыл ветераннары, укучылар, укытучылар коллективы, авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашты.

Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 292 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2025

2025 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр. Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәсе оештырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 184 | Өстәде: admin | Дата: 28.04.2025

2025 нче елның 25 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Җиңүнең 80 еллыгына карата тәрбия сәгате үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 156 | Өстәде: admin | Дата: 28.04.2025

2025 нче елның 24 нче апрелендә ЮИД отряды район күләмендә узган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында катнашып кайтты. Укучыларыбыз «Иң тапкыр отряд» («Самый находчивый отряд») номинациясенә ия булдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 114 | Өстәде: admin | Дата: 28.04.2025

2025 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Габдулла Тукай туган көнгә карата 7-9 нчы сыйныф укучылары командалары арасында «Тамчы – шоу» интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда дуслык җиңде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 129 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2025

Бүген, 2025 нче елның 25 нче апрелендә, Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» узды. «Җиңү диктанты» батырлык һәм ватанпәрвәрлек истәлеге символына әверелде. Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырыла торган әлеге чара киләчәк буыннарга Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне сакларга һәм тапшырырга тиеш. «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясендә 8-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар коллективы катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 103 | Өстәде: admin | Дата: 25.04.2025

2025 нче елның 5 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында 1 нче сыйныф укучылары «Халык вокаль ансамбле» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 125 | Өстәде: admin | Дата: 09.04.2025

1 2 3 ... 6 7 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
7 нче сыйныфта туган (татар) телдән ачык дәрес булды
[25.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары проект эшләре якладылар
[20.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар
[14.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[19.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда экология елы уңаеннан чаралар узды
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар
[10.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[18.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты III урын алды
[07.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә өлкәннәр көненә багышланган декада дәвам итә
[03.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда классик шахмат буенча ТР беренчелеге узды
[09.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары балалар бакчасында концерт куйдылар
[22.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча III урын алды
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде