Чәршәмбе, 25.06.2025, 01:13
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10619
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2024 нче елның 25 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз атналыгы кысаларында профком рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Без профсоюз турында нәрсәләр беләбез?» дигән темага уен–дәрес үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 496 | Өстәде: admin | Дата: 25.09.2024

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 845 | Өстәде: admin | Дата: 02.09.2024

2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр катнаштылар. Пленар утырыш барышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 889 | Өстәде: admin | Дата: 21.08.2024

2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр катнаштылар. Пленар утырыш барышында яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен Түбән Көек мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Сафина Рәфинә Фаил кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» мактау билгесе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 776 | Өстәде: admin | Дата: 21.08.2024

2024 нче елның 21 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Август конференциясе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында башланып китте. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, педагогик хезмәткәрләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 787 | Өстәде: admin | Дата: 21.08.2024

2024 нче елның 14 нче августында Әтнә районы мәктәпләре базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды. Алар 16 нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Федераль гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда белем һәм тәрбия сыйфатын күтәрү» («Повышение качества образования и воспитания при реализации Федеральных общеобразовательных программ») темасы астында уза. 
Бүген Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары җыйналды. Утырыш барышында укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 676 | Өстәде: admin | Дата: 16.08.2024

2024 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы туган көнен билгеләп үтә.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2024/2025 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 956 | Өстәде: admin | Дата: 15.08.2024

« 1 2 ... 5 6 7
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдуллаҗан абый белән очрашу уздырылды
[30.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча III урын алды
[26.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Татар теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[23.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Дәрдмәнднең туган көне билгеләп үтелде
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[24.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[01.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне узды
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[17.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
17 нче июнь «Талантлар көне» исеме астында узды
[13.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[06.10.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[21.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар