Чәршәмбе, 30.07.2025, 14:39
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10690
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


23:55
Мәктәбебездә Габдуллаҗан абый белән очрашу уздырылды
Һәр якның, һәр төбәкнең матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдыручы шәхесләр алар. Безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе – Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән 11 нче октябрь көнне очрашу уздырылды. Бу очрашуда ул үзенең тормыш юлы, укытучы һөнәрен сайлавы турында сөйләде. Фенологик күзәтүләр алып баруы, туган як тарихын өйрәнүе, хәбәрче буларак та мәкаләләр язуын искәртте. Бу очрашуда аның тирә-якка даны таралган дендрариесында үскән 60лап агач һәм куакның төрләреннән ясалган гербариеннан күргәзмә оештырылды. 

Татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булуын истә тотып, Югары Көек авылының шәҗәрәләрен туплау эше белән шөгыльләнүен аерым атап үтте. Бүгенге көндә аның бу хезмәте 5 китап итеп бастырылып дөнья күргән. Очрашу барышында Габдуллаҗан абый укучыларның һәрберсенең нәсел шәҗәрәләренең үзәк тармагын ясап бүләк итте. Кичә җыр-биюләр белән аралаштырылып барылды, соңыннан укучылар үзләре кызыксынган сорауларга да җавап алдылар. Һәрбер кешегә дә файдалы булган бу кичә күтәренке рухта тәмамланды. 

Габдуллаҗан абый белән очрашуга кагылышлы башка фотолар... 

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1430 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/88
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2018  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге бал» үтте
[13.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес булды
[26.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[18.09.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[12.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 3 нче урын яулады
[19.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда 17 нче көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[10.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 8 нче көн
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәчеләр һөнәр сайлау почмагы эшләп куйдылар
[13.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[10.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә инглиз теле атналыгы үтте