Пәнҗешәмбе, 30.03.2023, 00:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 8442
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2023 нче елның 25 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең муниципаль этабында башлангыч сыйныф укучыларының «Әкият» коллективы «Театр иҗаты» номинациясендә (өлкән группа) 1 нче дәрәҗә дипломант булдылар (җитәкчеләре Шакирова Венера Илгизәр кызы, Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 35 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2023

2023 нче елның 25 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең муниципаль этабында укучыбыз Кадыйрова «Сәнгатьле уку» номинациясендә (өлкән группа) 1 нче дәрәҗә дипломант булды (җитәкчесе Хлопушин Рәдис Радик улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 53 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2023

2023 нче елның 22 нче мартында район мәгариф системасында нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы Әтнә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 72 | Өстәде: admin | Дата: 23.03.2023

2023 нче елның 10 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1–4 нче сыйныф малайлары киез итекләрдән карда эстафета буенча ярышларда 1 нче урын яуладылар, медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 153 | Өстәде: admin | Дата: 13.03.2023

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! 

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең ир укытучылары, һәр сыйныфның егетләре сезне 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, тыныч бәхетле көннәр, җан тынычлыгы, яшәүгә дәрт, мул тормыш, укуыгызда, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар теләп кала.

Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен. Сезгә гомер буе өмет, ышаныч юлдаш булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 176 | Өстәде: admin | Дата: 07.03.2023

2023 нче елның 4 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» дигән темага лаеклы ялдагы укытучыбыз Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән очрашу булды. Ул укучыларга шәҗәрә төзү серләрен ачты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 175 | Өстәде: admin | Дата: 05.03.2023

2023 нче елның 25 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Аҗаган – 2023» хәрби-спорт уены үткәрелде. «Starentertainment», «Спецназ» һәм «Орлёнок» командалары көч сынашты. Ярыш «Starentertainment» командасы җиңүе белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 214 | Өстәде: admin | Дата: 25.02.2023

2023 нче елның 21 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең китапханәсендә «Туган тел – бер генә» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар туган телебездә шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук туган тел турында мәкальләр әйтелде. Бәйрәмебез «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 170 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2023

2023 нче елның 18 нче февралендә Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе базасында Әтнә муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәпләренең XVII Спартакиада зачётына кызлар арасында узган чаңгы ярышында Әхмәдуллина 2 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 156 | Өстәде: admin | Дата: 20.02.2023

2023 нче елның 14 нче февралендә мәктәбебез укучысы Гарифуллина (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) Яшел Үзән муниципаль районы Бишнә төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән педагог һәм остаз елына багышланган «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» дип аталган фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең X республика конкурсында катнашып «Кече Ватанның танылган кешеләре» секциясендә 2 нче урын яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 150 | Өстәде: admin | Дата: 17.02.2023

2023 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Әлифба бәйрәме» узды. Бәйрәмгә 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре, әбиләре чакырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 131 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2023

2023 нче елның 15 нче февралендә китапханәдә татар халкының каһарман улы Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көне билгеләп үтелде. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 119 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2023

2023 нче елның 11 нче февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2023» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе пешекчесе Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 1 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 143 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2023

1 2 3 4 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2023  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Һава торышы


Үткәндә калдылар
[25.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
В школе прошла неделя русского языка и литературы
[14.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
14 нче июнь көне «Фантазия һәм юмор» исеме астында узды
[18.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары үтте
[11.06.2015][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» мәктәп яны лагере: 9 нчы көн
[07.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Чарльз Диккенсның туган көне искә алынды
[03.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[05.07.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Сайтка биш яшь тулды
[13.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды
[28.11.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Әниләр көне
[19.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе дәвам итә
[16.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Парклар маршы - 2016» конкурсында катнашты
[28.09.2014][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз классик шахмат ярышлары буенча IV урын алды