Шимбә, 14.03.2026, 00:03
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Алар бездә укыдылар

1. Нәҗмиев Хәйри Сәләх улы (1920-1975) - физика-математика фәннәре кандидаты (1952). Доцент.
    Газета материалы
2. Самат Шакир (1924-1998) - шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1962), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Түбән Көек мәктәбендә 7 нче сыйныфны тәмамлый.
3. Каюмов Юнис Каюм улы (1925-1993) - Татарстанның атказанган юристы (1986), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. 1937-40 елларда Түбән Көек мәктәбендә укыган.
4. Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (04.06.1945 − 16.01.2017) – шагыйрә. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011 нче ел).
5. Мөхәмәтшин Хашим Сәлих улы (1947) - Баулы районында орлыкчылык лабораториясе җитәкчесе. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995).
6. Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы (1940) – тарих фәннәре кандидаты (1982). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), ТР Фәннәр академиясенең  Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре.
     Беренче газета материалы
     Икенче газета материалы
7. Хисмәтуллина Йолдыз Рәхимҗан кызы (1979) - философия фәннәре кандидаты (2005). В.И. Вернадский исемендәге Россия дәүләт халык хуҗалыгы университетының база дисциплиналары кафедрасы доценты. Белем.Лектор (Знание.Лектор) Бөтенроссия конкурсының төбәк этаплары җиңүчесе (2024).  
    Газета материалы
8. Яхина Зөбәйдә Нургали кызы (1950) - адвокат. Татарстанның атказанган юристы, ТР адвокатлар коллегиясе әгъзасы.
     Газета материалы
     ТУРЫ СҮЗЛЕ ЗӨБӘЙДӘ  |  "Безнең гәҗит" (2010, №5)
9. Шәйдуллина Асия Әһли кызы (1951 − 10.10.2021) - ТР Милли китапханәсенең баш бухгалтеры.
10. Хәйруллин Гомәр Лотфулла улы (1955-2010) - әйдәп баручы укытучы, Казан шәһәрендә гимназия директоры булып эшләде.
11. Фазылҗанов Мөхтәр Абдулла улы (1956) – Түбән Камада гимназия директоры.
12. Хәкимов Айдар Госман улы (1957) - Азнакайда хәрби комиссар, полковник.
13. Галимуллин Мәннәф Галимулла улы (1930) – ветврач, Татарстанның атказанган терлекчесе (1990), Россиянең атказанган ветеринария врачы (1995).
14. Хәлилов Габделбәр Мәннәф улы (1963-2002) – милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры. Милли көрәш буенча Татарстан чемпионы.
15. Шакиров Гайсә Гомәр улы (1949) - Татарстанның атказанган төзүчесе (1992). Милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры (1979).
16. Абдуллина Факия Әкътәс кызы (1950) – РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре (1987).
17. Таһиров Марсель Шәрифҗан улы (21.10.1964) 1975-76 елларда Түбән Көек мәктәбендә 4 нче класста укыган. Авыл хуҗалыгы белгече, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры (2006), «Нива Татарстана» журналы баш мөхәррире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы. Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы. Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры (октябрь, 2021). «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» (26.10.2024). Татарстанның – 9, Россиянең 2 мәртәбә чемпионы. 4 тапкыр Муса Җәлил бәйгесен откан.
     Реферат
     Газета материалы
18. Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы (1950) 1-3 нче классларда Түбән Көек мәктәбендә укыган, артистка. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры  музее директоры. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
     Газета материалы
19. Хисмәтова Разия Әхмәт кызы (1941) - Татарстанның атказанган икътисадчысы.
20. Шакиров Хәмит Шәрип улы (1951) - Татарстанның атказанган энергетигы (2002).

  • Түбән Көек мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхесләрнең фотоларын Фотоальбомнарның Күренекле шәхесләр бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!
2009 нчы елның 23 май көнендә мәктәбебездә Түбән Көек авылында төрле елларда укыткан ветеран укытучылар (Сәфәрова Нәкыя, Фазылҗанова Зәйтүнә, Сабиров Наил, Сабирова Ләйлә, Әхмәдуллина Нәкыя, Кашапов Минһаҗ, Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан, Сафина Зәлфирә) һәм мәктәпне тәмамлап төрле өлкәләрдә үз урынын тапкан шәхесләр (шагыйрә Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры  музее директоры Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы, тарих фәннәре кандидаты Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы, адвокат Яхина Зөбәйдә Нургали кызы, философия фәннәре кандидаты Хисмәтуллина Йолдыз Рәхимҗан кызы) белән очрашу булды.

 

 

  • 2009 нчы елның 23 маенда узган очрашуга кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Күренекле шәхесләр белән очрашу (23.05.2009) бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!

 

Эзләү
Календарь
«  Март 2026  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[07.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Биология, география, химия» атналыгы дәвам итә
[30.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[01.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Балачак фәлсәфәсе» дигән кичә узды
[15.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[07.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[25.10.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[19.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда экология елы уңаеннан чаралар узды
[13.11.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз грамота белән бүләкләнде
[10.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
«Тамчы» бию коллективы II дәрәҗә дипломант булды
[30.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия чарасы узды
[11.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
[23.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагере ябылды
[03.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
3 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды